Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:19

Euro 2012

Календарь

Испан такымы җиңүне бәйрәм итә

Испан такымы җиңүне бәйрәм итә

Якшәмбе кичендә Киевта үткән финал уенында Испания такымы Италияне җиңеп (4-0) кабат Европа чемпионы булды.


Якшәмбе кичендә Киевта үткән финал уенында Испания Италияне җиңеп (4-0) кабат Европа чемпионы булды.

Бу ике такымның үзара беренче уены (С төркемендә) 1-1 исәбенә тамаланган иде. Финалда алар кабат очрашты, бу юлы испаннар уенның башыннан алып ахырына кадәр өстенлек итте.

Башта Давид Сильва (14’), аннары Жорди Альба (41’), икенче өлештә Фернандо Торрес (84’) һәм Хуан Мата (88’) Буффон капкасына дүрт җавапсыз туп кертте.

Ярымфиналда “алман машинасын” бәреп чыгара алган “скуадра адзурра” финалда испаннарга каршы берни эшли алмады. Икенче өлештә Тиагу Мотта травма алып, итальяннар ун кеше генә калганнан соң, уен гомумән бер капкага барды.

Шушы җиңүләре белән испаннар берьюлы берничә рекорд куйды. Испания рәттән ике Европа чемпионатын (2008 һәм 2012) откан беренче ил булды. Өстәвенә, бу ике чемпионат арасында ул әле дөнья чемпионы да булып алды (2010). Бу да тарихта беренче тапкыр.

Испан тренеры Висенте дель Боске дөнья беренчелеген, Европа беренчелеген һәм дә чемпионнар лигасын (Реал белән, 2000 һәм 2002 елларда) җиңгән беренче тренер булды.

Ягъни, соңгы дистә елда испан футболы Европада гына түгел, бар дөньяда өстенлек итә дияргә була. Испаннарның уңыш сере нәрсәдә, дигән сорауга күп төрле җаваплар китереп булыр иде: оста уенчылар, югары тизлек, даими прессинг... Ләкин бу сыйфатлар хәзер күпләрдә бар. Испаннар исә моңа өстәп, һәм барыннан да бигрәк – Такым. Euro 2012 финалында да бу ачык күренде.
20нче минут, Марио Балотелли, 1-0

20нче минут, Марио Балотелли, 1-0

Euro 2012 бәйгесенең икенче ярымфиналында Италия такымы Германияне җиңеп (2-1) финалга чыкты һәм 1 июль якшәмбедә Испаниягә каршы уйный.


Euro 2012 бәйгесенең икенче ярымфиналында Италия такымы Германияне җиңеп (2-1) финалга чыкты һәм 1 июль якшәмбедә Испаниягә каршы уйный.

Германия-Италия уены алдыннан белгечләрнең күбесе бу уенда алманнар җиңәр дип фаразлады. Турнирда иң яшь такым булуга карамастан, алман егетләре шактый җитлекле уен күрсәтте һәм бу уенга кадәр бер югалтусыз бардылар. Итальяннар, киресенчә, турнирны сүлпән башладылар, әмма уеннан-уенга өстәп килделәр. Чирекфиналда “алман машинасы” Грецияне “таптап узса” (4-2), “скуадра адзурра” Англияне пенальтида гына җиңә алды (4-2). Алай да, Андреа Пирло голы сәнгать әсәре булып тарихка кереп калды.

Шуңа күрә, җомга көнне Марио Балотелли 20нче минутта баш белән матур гол кертеп хисапны ачкач, күпләр хәзер алманнар “уяначак” дип уйлады. Ләкин 16 минут та үтмәде, шул ук Балотелли шул ук Кассанодан тагын бер гүзәл пас алды һәм ике дә уйлап тормыйча тупны бер егерме метр чамасы ераклыктан уң почмакка “кадаклады”. Капкачы Мануэль Нойер башын борып та өлгермәде.

Бу голдан соң Марио Балотелли шатлыгыннан футболкасын салып атты һәм моның өчен сары карта алды. Уен каһарманына әйләнгән кара тәнле егетнең фотосурәте бар дөньяга таралды. Икенче голдан соң Марио Балотелли шатлыгыннан футболкасын салып атты һәм моның өчен сары карта алды

Икенче голдан соң Марио Балотелли шатлыгыннан футболкасын салып атты һәм моның өчен сары карта алды


Марио – чыгышы белән ганалы гаиләдә Палермода туган, ике яше тулгач ата-аналары аннан баш тарта, ул бер итальян гаиләсендә асрауда үсә.

Калган бер сәгать буена алманнар итальян капкасына ачкыч эзләде. Таба алмады. Бу көн аларның көне түгел иде. Соңгы минутта итальян сакчысы кул белән уйнаган өчен пенальти бирелде. Мәсхүт Өзил керткән гол төрек егетенең бу турнирда беренче, алманнарның – соңгы голы булды.

Бер көн элек узган беренче ярымфиналда испаннар португаллар белән 120 минут буена бер нәтиҗәсез “сөзешкәннән” соң, драматик пенальтида хәзерге дөнья һәм Европа чемпионнары – испаннар бәхетлерәк булып чыкты.

Шулай итеп, 1 июль якшәмбе көнне Киевта финалда Испания белән Италия уйный. Фаразлар кылу мөмкин түгел диярлек.

дәвам

XS
SM
MD
LG