Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:20

конгресс мөнбәре

Календарь

Корылтайның пленар утырышы

Корылтайның пленар утырышы

Азатлык радиосы 6-9 декабрьдә Казанда узган Дөнья татар конгрессының V корылтаенда катнашкан милләттәшләребезнең фикерләре белән таныштыруны дәвам итә.

Азатлык радиосы 6-9 декабрьдә Казанда узган Дөнья татар конгрессының V корылтаенда катнашкан милләттәшләребезнең фикерләре белән таныштыруны дәвам итә.

Фәния Хәсәнова (Владивосток)

Владивостоктан 50 чакрым ераклыктагы Артем шәһәреннән килгән Фәния Хәсәнова башта кыскача гына үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды:

“Безнең оешма татар-башкорт оешмасы дип атала. Без шәһәрдә оештырылган бәйрәмнәрнең күбесендә катнашабыз. Ураза бәйрәмендә 19-нчы лицей мөдире булган иде. Безнең ризыкларны татып карагач, ул сокланды да, үзләренең укучыларына безнең аш-суларны әзерләргә өйрәтүебезне сорады. Без өлкән апаларыбыз белән ике атна буе балаларны татар ризыклары әзерләргә өйрәттек”, ди Фәния ханым.

“Сез корылтай вәкиле, нинди уйлар белән төбәгегезгә кайтып китәсез”, дигән сорауга Фәния ханым: “Корылтайга килүемә мин бик шат. Биредә күп кешеләр белән таныштым, кайда нинди эш алып барылуы турында белдем. Бездә дә үткәреп булырлык ярарлык чаралар турында белдем. Инде “Шәҗәрә бәйрәме”, “Матур әбиләр” дигән бәйрәмнәрне планга кертергә уйлап торам. Коми төбәгеннән килгән делегатлар әлеге бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Корылтайга килү өчен күп акча тотарга туры килде, әмма, бер дә кызганмыйм. Экскурсияләрдә булдык, балалар чыгышларын күрдем. Татарстанда шундый матур тормыш бара дип уйлаганым юк иде. Бик шатландым, бигрәк матур яшиләр икән биредә. Киләчәктә дә шулай мул тормыш белән яшәсеннәр иде”, дип җавап бирде.

Фәимә Турлая (Латвия)

Фәимә Турлая

Фәимә Турлая

Латвиядән килгән Фәимә Турлая да конгресс эшеннән канәгать. Сүзен ул үзе белән таныштырудан башлады: “Мин чыгышым белән Красноярски краеннан. Ужорски районындагы татар авылында туып үстем. Әтием-әнием татарлар. Без үскәндә мәктәптә дүрт кенә сыйныф иде. Анда укыту урыс телендә алып барылды. Гаиләдә дә, авылда да гел татарча сөйләштек. Мәктәпкә барганда бер сүз дә урысча белми идек. Тора-бара өйрәндек, мәктәпне барыбыз да яхшы бетердек. Кайбер кешеләр балаларын татар мәктәбенә җибәрмиләр, артка калалар дип куркалар. Ул дөрес түгел, менә без мәктәпкә барганда рус телен белмәдек, барыбыз да өйрәндек, кеше булып чыктык” ди Фәимә ханым.

“Латвиядәге татар оешмасы турындагы сорауга” Фәимә ханым болай җавап бирде: “Мин инде 30 ел Латвиядә яшим. Латыш егетенә кияүгә чыктым. Анда бер 15 ел яшәгәч, татар оешмасы барлыгын белдем. Анда бардым. Оешмада гел урысча сөйләшәләр. “Ник татарча сөйләшмисез”, дигәч, “Без инде онытып бетердек”, диләр. Мин алар белән гел татарча сөйләшергә тырыштым, хәзер алар да татарча сөйләшәләр. Оешмада мин чаралар оештырырга ярдәм итәм. Менә хәзер дә конгресстан күп китаплар, видео-язмалар алдым. Аларны эшебездә кулланачакбыз. Корылтай яхшы оештырылган, дип саныйм. Белгәннәремне үзебезнең оешма эшендә кулланырбыз”, ди Фаимә Турлая.

Гриф Хәйруллин (Казакъстан)

Казакъстанның Алматы шәһәреннән килгән вәкил – танылган язучы, татар хәрәкәте активисты Гриф Хәйруллин да V корылтайның эшен уңай бәяли. “Әмма теләгән кешеләрнең барсы да чыгыш ясый алмады, вакыт җитмәү сәбәпле, сүз бирелмәде”, ди Гриф әфәнде. Ул бу проблеманы чишү юлын да күрсәтә. “Чыгыш ясарга теләүче кешеләрне алдан барларга кирәк. Аннары чыгыш ясаучылар санына һәм куеласы сорауларга карап, секцияләр санын арттырырга. 3 секция генә түгел, 10-15 секция эшләргә тиеш. Чыгышларның барсын да туплап, китап итеп чыгарырга кирәк. Тагын бер юл – гадәттә корылтайда җитди чаралар ике көн бара. Бәлки җитди чараларга тагын бер көн өстәргә кирәктер. Әлбәттә ул күп чыгымнар таләп итәчәк. Әмма, мөһим эш эшләнгәндә, җитди сораулар күтәрелгәндә, андый чыгымнарга бару да кирәк дип саныйм”, ди Гриф Хәйруллин.

Рәйхан Мәннәпова (Үзбәкстан)

Үзбәкстан татарлары вәкиле – дәүләт радиосында татар телендә “Бәллүр чишмә” дигән тапшырулар алып баручы Рәйхан Мәннәпова корылтайга төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар белән танышу, тапшырулары өчен материал туплау максаты белән килгән.

“Максатыгызга ирештегезме, корылтайдан нинди хисләр белән китәсез”, дигән сорауга Рәйхан ханым: “Максатыма ирештем. Бик күп милләттәшләр белән сөйләштем, чит илләрдә яшәүче татарлар белән дә таныштым, төрле төбәкләрдә оештырыла торган чаралар турында белдем. Без бит бик еракта яшибез, төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән сирәк очрашабыз. Татар дисклары, китаплар сатып алдым. Эшемдә кулланырга кирәк булачак”, дип җавап бирде.

“Әгәр сезгә корылтайда чыгыш ясау мөмкинлеге бирелсә, нәрсә әйткән булыр идегез”, дигән сорауга Рәйхан ханым: “Ташкентта мин татар теле дәресләре дә алып барам. Мин укытучы түгел, ләкин тел укытучысы булмагач, риза булдым. Конгресс мәнбәреннән шул турыда сөйләргә уйлаган идем. Безгә укытучы җибәрүләрен сорамакчы идем. Бездә татар теле дәресләре факультатив рәвештә генә алып барыла. Бу бит программа буенча укыту түгел, программаны да, методиканы да мин үзем төзим. Мин балаларны татарча сөйләшергә генә өйрәтәм. Язу кагыйдәләрен, татар әдәбиятын укытырлык белемем юк. Дәреслекләребез дә юк. Конгресс дәреслекләр белән ярдәм итәргә әзер, әмма алар безгә укытучылар җибәрә алмыйлар. Үзебезнең дә укытучыларны кызыксындырырлык мөмкинлекләребез юк”, диде.

Сәмигулла Бикчәнтәев (Кытай)

Кытайдан V корылтайга 15 кеше килгән иде. Аларның берсе – Өремче шәһәре янында урнашкан Чишмә авылы башлыгы Сәмигулла Бикчәнтәев. Сәмигулла татарча камил белми, аның кайбер сүзләрен татарча яхшырак белгән авылдашы Исемеәгъзәм Бикчәнтәй тәрҗемә итте.

Кытай татарлары, сулда Сәмигулла Бикчәнтәев

Кытай татарлары, сулда Сәмигулла Бикчәнтәев

“Безнең Чишмә авылында 500 кеше яши. Барсы да татарлар. Әйбәт яшиләр, татарча сөйләшәләр. Безнең авылга моннан 200 ел элек Татарстаннан килгән татарлар нигез салган. Без бишенче-алтынчы буын булабыз. Корылтайга беренче килүем. Корылтай бик ошады. Хәзерге вакытта Кытай белән Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашкан дияргә була. Татарстанга бару юллары ачылган. Соңгы елларда балаларыбыз Казандагы югары уку йортларында укый башладылар. Татарстаннан да безнең авылга килеп-китүчеләр бар. Әмма андыйлар күп түгел. Безнең авылга килегез, чакырып калабыз”, ди Сәмигулла Бикчәнтәев.

Дәниз Бәдретдин (Финляндия)

Финляндиядән килгән Дәниз Бәдретдин V корылтайда катнашуыннан канәгать. Әмма аның кайбер искәрмәләре дә бар.

“Казанда күптән булганым юк иде. Корылтайда күп яхшы әйберләр күрдем. Беренчедән, төрле төбәкләрдән күп халык килгән. Күрештек, таныштык. Бу бик мөһим нәрсә. Аннары кешеләрнең үз фикерләрен курыкмыйча белдерүләрен күрдем. Элек фикер әйтергә куркалар иде. Миңа ошамаган нәрсә – комитетларга әгъзалар сайлау рәвеше. Мин биредәге сайлау ысулы белән килешмим. Ул демократик рәвештә түгел. Минем үз тәкъдимем дә бар. Әйтик, барлык тәкъдим ителәсе намзәтләрнең исемлеген әзерләп, аны бер ай алдан вәкилләргә җибәрергә, интернет аша, яки хат белән. Халык аны алдан укып, кемне сайласын хәл итәр иде. Аннары корылтайда, кемнең кем икәнен аңлап, тавыш бирә ала. Бу демократик юл булыр иде. Бу минем тәкъдимем. Башка ысул белән дә сайлау оештырырга була. Бары тик алдан хәл ителгән һәм “өстән төшерелгән” исемлек булырга тиеш түгел”, ди Дәниз Бәдретдин.
Корылтайда катнашкан Удмуртия вәкилләре

Корылтайда катнашкан Удмуртия вәкилләре

Татарлар тормышында 2012 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе - Казанда булып узган Дөнья татарларының V корылтае. Әлеге зур форумда Удмуртиядән делегатлар, журналистлар катнашты. Корылтайда күтәрелгән мәсьәләләр Удмуртия татарларына хасмы, кабул ителгән карарлар республика татарлары тормышына үзгәрешләр кертерме? Әлеге сорауларга җавапларны корылтай делегатлары узган атна очрашып тикшерде.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Равил Шәрифуллин корылтайга туган телебезне саклап калу, яшьләр белән тыгызрак элемтә булдыру турында уйланса, Казанда чыгышлардан, аралашудан бу юнәлештә үзенә эшне билгеләгән дә. Иң беренче, мәктәпләрдә ата-аналар белән очрашырга, яшьләр белән аралашуда милли гаиләләр булдыруны күздә тотарга кирәк диде.

Казанда җыен барышында милли мәгарифкә багышланган чыгышлар күп яңгырады. Казаннан Кәмәрия Хәмидуллина, Мәскәүдән галим, академик Роберт Нигъмәтуллин һәм башкаларның бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы яңа канунны кискен тәнкыйтьләп чыгулары “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасовада уңай фикерләр калдырган. Ул үзе дә әни буларак та, милли җәмгыять оешмасы әгъзасы буларак та, корылтайда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр иясенә барып ирешер, аларның уңай карар кабул итүләренә өметләнә.

Милли сәясәт министрлыгы Удмуртиядән тыш тагын берничә төбәктә генә бар. Әлеге структура республикадагы милли оешмаларны берләштерә, аларның эшчәнлегендә ярдәм итә. Телне саклауда, мәдәниятне үстерүдә, милли спорт төрләренә күбрәк яшьләрне тарту юнәлешендә яңа алымнар кулланырга ниятли Казандагы очрашулардан соң министрлыкның баш белгече Айрат Гайнетдинов.

Корылтайда катнашкан журналистлар

Корылтайда катнашкан журналистлар

“Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Бу барыбызга да телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүдә зур җаваплылык йөкли. Информацион технологияләр үсеш алган чорда барлык татарлар өчен бердәм мәгълүмат кыры булдыру бик мөһим” диде корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Шул максаттан, тәүлек буе эшли торган “ТНВ-планета” татар телевизион каналы эшли башлавын һәм шулай ук Хөкүмәт һәм конгресс тарафыннан “Татар иле” порталы оештырылуын җиткерде президент. Әлеге проект турында “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова “ул портал безгә бик файдалы булачак. Анда күп кенә мәгълүматлар алып булачак. Иң мөһиме, “Татар иле” порталында онлайн режимында татар теле дәресләре алып барылачак. Бу бик кирәкле дип саныйм”, диде Рәмзия Габбасова.

Шагыйрь Ринат Батталов шулай ук корылтайда чит илләрдән килгән делегатларның саф татар телендә чыгыш ясаулары сөендерсә, Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең русча сөйләве өчен оялып та утырган. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов Удмуртия һәм Татарстан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелүен, ике республика арасындагы килешүләр нигезендә язучылар берлекләре хезмәттәшлек итүен сөйләде. Шушы килешү нигезендә Казанда Гөлфия Исхакова (Воткинскида яши), күршебез Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән Әлфирә Низамоваларның китаплары әле генә нәшер ителүен җиткерде. Киләсе елда тагын Гыймран Сафин, Ринат Батталовның китапларын чыгару планга кертелгән. Шул ук вакытта әлеге килешүләрнең күп кенә пунктлары кәгазьдә генә кала икән. “Конгресстан соң моңа игътибарны юлларга кирәк”, диде Ринат Батталов.

“Иман” татар яшьләре берлеген яңа рәис - икътисад фәннәре кандидаты Ринат Фәйзуллин җитәкли. Ул да шундый олы җыенда беренче тапкыр катнашкан. Аның да эш юнәлешен үзгәртүдә фикерләре бар.

Корылтайда Удмуртия татарлары турында бер чыгышта да искә алынмады. Әмма беренче көнне пленар утырышта якташыбыз, Сарапул шәһәрендә туып үскән, бүген Австралиядә яшәп иҗат итүче Зөлфия Камаловага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Зөлфия - Сарапул шәһәре ТИҮен күп еллар җитәкләгән Нәҗип ага Камаловның кызы. Конгресста Зөлфия Камалова Азатлык радиосының сорауларына җавап та бирде. Зөлфия читтә татар моңын ишеттерү җиңел булмавын әйтте. Аңа һәр залда татарлар турында мәгълүмат бирергә, аларның кайларда яшәвен җиткерергә кирәк икән. Үзенең кызын да татар телендә сөйләшүен тели. Моның өчен берәр проект уйлап табып, Татарстанга кайтып, озаграк торып китәргә нияте бар.

Корылтайда кабул ителгән тормышка ашыр, алар татарларның милли үзаңын күтәрүдә, туган телен саклап калуда алга китү булыр дигән ышанычта Удмуртия делегатлары.

дәвам

XS
SM
MD
LG