Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:19

Универсиада 2013

Календарь

Татарстан полициясе хезмәткәрләре Универсиада ачылганга кадәр Универсиада авылы ашхәнәсендә сынау чарасында. 22 июнь, 2013

Татарстан полициясе хезмәткәрләре Универсиада ачылганга кадәр Универсиада авылы ашхәнәсендә сынау чарасында. 22 июнь, 2013

Универсиадага кадәр бер волонтерның һәлак булуын, икенче бер волонтер кызның көчләнүен, полиция хезмәткәрләренең эчкән өчен эштән куылуын, ришвәттә тотылуын хокук саклаучылар яшерергә тырышкан.

Универсиада вакытында волонтер кызның көчләнүе турында бу халыкара спорт ярышлары тәмамланып 12 көн узганнан соң гына билгеле булды. Әгәр Татарстан прокуроры Кафил Әмиров Татарстан эчке эшләр идарәсенең ярты еллыка багышланган җыелышында бу хакта сүз күтәрмәсә, мөгаен, бу хәл дөньяга чыкмаган да булыр иде.

Әмиров сүзләренчә, волонтерны Чаллыдан моңа кадәр хөкемгә тартылган ике кеше көчләгән. Универсиада идарәсе дә кызның көчләнүен кире какмый, әмма аңлатмалар бирүдән баш тарта. Янәсе, кыз эш вакытында түгел, ә эштән бушаганнан соң көчләнгән.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохорин волонтерны көчләү билгеле булганнан соң ук үзләренең хәбәр агымында күрсәтелде дисә дә, бу агымны күзәтеп барган мәгълүмат чаралары күренмәвен әйтә. Татарстан прокуроры да полициянең ярты еллык эшенә бәя биргәндә полициядә хәлләрне уңай гына итеп күрсәтергә тырышуда, җинаять эшләрен ачмыйча йомып калуда гаепләде.

Булат Мөхәммәтҗанов

Булат Мөхәммәтҗанов

Әле Универсиада башланганчы ук 2 июль көнне Киров өлкәсеннән килгән волонтер Вера Скулкинаны Казанда машина бәрдерде. Ул хастаханәдә вафат булды. Мәгълүмат чаралары тырышлыгы белән генә бу хәбәр дөньяга чыкты.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов та Универсиадага әзерлек барганда һәм бу халыкара ярышлар үткәндә хокук саклау оешмаларының начар хәлләрне дөньяга чыгармавын әйтә.

"Мин Универсиададан соң негатив хәлләрнең ачыла баруына бер дә гаҗәпләнмим. Җиде полиция хезмәткәренең эчкән өчен эшләреннән куылганлыгы да билгеле булды. Бу хакта матбугат очрашуы вакытында полиция вәкиле үзе әйтте. Краснодар өлкәсеннән килгән бер полиция хезмәткәре 60 мең сум ришвәт алганда эләккән", ди Мөхәммәтҗанов.

Универсиада вакытында ике полиция хезмәткәре үлгән дигән хәбәрләр дә булган иде. Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохорин 29 июль көнне үткән матбугат очрашуында моны кире какты. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Хохорин аларны кояш суккан булган, хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр, дип кенә белдергән.

Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, бер полиция хезмәткәре көне буе эсседә тору нәтиҗәсендә нык хәлсезләнә һәм өенә кайткач үлеп китә. Күрәсең, үлемгә китергән сәбәпләр эш вакытында булса да, полициянең эчке язылмаган канунарына күрә, моны эш белән бәйләү һәм җентекләп тикшерү һәм халыкка чыгару тыела.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, полициянең үзен бары тик ак кына итеп күрсәтергә тырышуы алай күп булмаса да хәзер дә дәвам итә. "Элек полиция хезмәткәре берәр җинаятьтә тотылса, аны бу хәлгә кадәр үк инде үз теләге белән эштән киткән дип күрсәтә килделәр. Бу гадәти хәл иде, хәзер дә бөтенләй беткәндер дип уйламыйм", ди Мөхәммәтҗанов.

25-26 июльдә булган көчле яңгырлардан соң Казанның Әмәт асты урамындагы өйләрне су баскан. Универсиадага дип төзелгән яңа магистраль су агып китә торган юлларны япкан.

Әмәт асты урамындагы йортларның күпчелеге юлдан бер метр яки метр ярым түбәнлектә урнашкан. Шуңа күрә, барлык яңгыр сулары өй эченә керә. Нәтиҗәдә йорт нигезләре черек, хәтта кирпеч диварлар да авышкан.

Йортларның күбесе әле бер гасыр элек төзелгән. Тик шулай да алар бүгенгә кадәр торган. Моңарчы сулар канау буенча агып киткән, шунлыктан өйләрне басмаган. Күңелсезлекләр Универсиада алдыннан яңа магистраль төзелгәч башлана. Ул шәһәр үзәгеннән Танк боҗрасына кадәр бара. Тиздән аңа Универсиада проспекты исеме биреләчәк.

“Ишек кырыйлары, түшәмнәр кәкрәеп төште. Астагы су идәнне черетеп тора. Дым биреп тора. Өйләр авышып ишелергә мөмкин. Инде икенче ел өйдә бакалар сикерә. Диваннар йөзеп йөри. Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, безгә кул селтәделәр”, дип сөйли биредә яшәүчеләрең берсе Айгөл Шәйхетдинова.

Су басулар булачагын яңа юлны төзер алдыннан ук белделәр, дип белдерә Әмәт асты урамында яшәүчеләр. Тик көненә меңләгән автомобиль узучы магистральне тиз арада сафка бастыру мәсьәләсе алар фикереннән өстенрәк булып чыккан.

дәвам

XS
SM
MD
LG