"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Русия президенты өчен тавыш бирүләр вакытында Русиянең 21 шәһәрендә йөздән артык кеше тоткарланган. Иң күп тоткарланучылар — Казанда, кимендә 28 кеше диелә. Уфада 1 кешене тоткарлаганнар, Булат Халиков бюллетень тартмасына Навальный фотосын салмакчы булган.