Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Синҗан табибларын коронавирус белән авырулар алдында биергә җибәрә


Социаль челтәрләрдә таралган видеода табиблар Кытайдагы Ухань шәһәрендә коронавирус белән авыруларга уйгыр биюләрен күрсәтә
Социаль челтәрләрдә таралган видеода табиблар Кытайдагы Ухань шәһәрендә коронавирус белән авыруларга уйгыр биюләрен күрсәтә

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном өлкәсеннән (Көнчыгыш Төркестан) булган азчылык милләтләр вәкилләрен коронавирус (COVID-19) белән авыручылар алдында биергә мәҗбүр итәләр.

Бу атнада интернетта шундый күренеш видеосы таралганнан соң уйгыр вәкилләре Кытай хакимиятләрен җәмәгатьчелек игътибарын вируска каршы көрәштәге хаталардан читкә юнәлтү өчен шундый ысуллар куллануда гаепләде. Бу турыда Азат Азия радиосы хәбәр итә.

Радио белдерүенчә, шундый видеоларның берсендә Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремченең 2-нче санлы хастаханәсендә эшләүче, казакъ милләтеннән булган Баргул Толхең күренә. Видеода махсус киемдәге Толхең Һубей өлкәсенең Ухань шәһәрендәге Фаң Цаң хастаханәсендә уйгыр биюләрен күрсәтә диелә.

Толхең — Көнчыгыш Төркестаннан Уханьга җибәрелгән 102 табибның берсе.

Азат Азия радиосы бу видеоны социаль челтәрләргә кем чыгаруын ачыклый алмаган, әмма аны дәүләт медиасы тараткан, шуңа күрә ул хакимият рөхсәте белән эшләнгән дип исәпләнелә диелә.

Дөнья уйгыр конгрессы матбугат вәкиле Дилхат Раксит хакимият бу биюләрне игътибарны вирус тарала башлаган чордагы хаталарыннан читкә юнәлтү өчен оештырган дип санавын белдерде.

“Кытай Ухань хастаханәсендәге коронавирус белән авыручылар алдында уйгыр һәм казакъ табибларының чыгышларын хакимиятнең вирус таралуны туктата һәм контрольдә тота алмавына карата кытай халкының ачуын киметү өчен оештырган”, ди Раксит.

“Уйгыр һәм казакъ табибларының сәламәтлегенә куркыныч янавы турында бер дә уйламыйча, Кытай аларны халыкның арта баручы ачуын бастыру өчен, аларны сәяси пропаганда коралы буларак куллана”, ди ул.
Уйгыр конгрессы президенты Долкун Иса Азат Азия радиосына “Кытай хакимиятләре Ухань хастаханәсенә табиблар түгел, ә уйгыр һәм казакъ артистлары җибәргән дигән фикер килә”, диде.

Кытай хакимиятләре бу турыда бернинди белдерү ясамаса да, хакимият медиасы аңа уңай бәя бирә. Twitter-да China Global Television Network табиб “хастаханәгә оптимизм һәм яхшы кәеф алып килде”, дип язды.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG