Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина, Европа ирекле сәүдә зонасы турында сөйләшә


Киев - Украина президенты Виктор Ющенко һәм Европа Берлеге сәүдә комиссионеры Питер Мэндльсон ирекле сәүдә зонасын кору турында сөйләшүләр башлады. Ай башында Украинаның Дөнья Сәүдә Үзәгенә әгъзалыгы расланган иде. Ике тараф та сөйләшүләрне "катлаулы" дип бәяли. Ющенко, Украина белән Европа Берлеге арасында ирекле сәүдә булдыру - Украина икътисадына файдага булачак, дип белдерде. Украинаның төп сәүдә партнеры хәзер Русия түгел, ә Европа Берлеге, дип өстәде Ющенко.
XS
SM
MD
LG