Accessibility links

Омскиның Җәмигъ мәчетендә җыелыш-киңәшмә булып узды


Омски имамнары һәм шәкертләре
Омски имамнары һәм шәкертләре

Чәршәмбе көнне Омскиның Җәмигъ мәчетендә Себер ягы мөселманнары мөфтияте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов, өлкәнең өлкәнең авыл-районнары имамнары, мөселман оешмалары рәисләре һәм өлкә хакимиятенең дини һәм милли эшләр буенча белгече Нурбол Алжанов катнашлгында җыелыш-киңәшмә булып узды.

Җыелыш барышында Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов имамнарны өлкәнең дини вәзгыяте, Диния Нәзарәтенең һәм Җәмигъ мәчетенен финанс торышлары белән таныштырды. Аннан соң җыелышта катнашкан имамнарның һәрберсеннән мәчетләренә нинди ярдәм, булышлык кирәклеге турында сорап чыкты, мөфтият ягыннан билгеле бер күләмдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Мәтди ярдәмнән тыш, имамнарның белемнәрен үстерү буенча да эш алып барылачагы - семинар-укулар оештырылып торачагы турында белдерде. Шундый беренче семинарның 10 мартта үткәреләчәге турында белдерде.

Җыелыш барышында имамнар кайбер авылларда, дин әһелләре булмау сәбәпле, мәчетләренең бикле торулары турында әйттеләр. Моңа карата Зөлкәрнәй хәзрәт: “Җәмиг мәчете каршында мәдрәсә эшли, яшьләрегезне укырга җибәрегез, 2 ел укып чыккач, алар имам булып эшли алачаклар”, - диде.

Аннан соң Зөлкәрнәй хәзрәт мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштырды. “Җәмигъ мәчетендә, ачылган көненнән бирле, дин әһелләрен әзерләү бара. Башта укулар якшәмбе мәктәбе рәвешендә булса, соңыннан мәдрәсәдә яшәп-уку оештырылды. Бүгенге көндә дә мәдрәсәдә укулар бара - төрле төбәкләрдән килгән 14 бала шөгылләнә. Мәдрәсәдә укулар тәмамлангач, кайберләре авылларына кайтып, имам булып эшли башлыйлар, белемнәрен камилләштерергә теләгәннәре, Мөфтият юлламасы буенча, Төркиягә, Мисырга яки башка гәрап илләренә укырга китәләр. Дөрес, югары белем алган балларның бик азы гына өлкәгә әйләнеп кайта. Авылга кайту турында сүз дә бармый. Чөнки, 5-6 гына кеше йөргән мәчеттә яшь имам өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру мөмкин түгел”, - диде мөфти хәзрәт.

Җыелыштан соң, өлкәнең кайбер авылларның дини оешмалар рәисләре һәм дин әһелләре белән очрашып, бүгенге көндәге дини торыш турында сөйләшү мөмкинлеге дә булды. Тара шәһәренең “Йолдыз” дип исемләнгән мөселман оешмасы рәисе Вәгиз әфәнде Садыйков мәчеткә халыкның аз йөрүе турында әйтте. Яшьләрнең юк дәрәҗәдә булуларын белдерде.

Горьки районының Биссинды авылының мөселман оешмасы рәисе Бахтувай Салыков та мәчткә йөрүчеләрнең аз булулары турында әйтте. Үзенең мәчеттән еракта яшәвен, өчен көн анда бару өчен 15 чакрым юл үтәргә кирәк булуы турында сөйләде. Үзенең фермерлык эше белән шөгылләнүен дә белдерде. “Кешедән акча сорап йөрмим, үзем эшлим”, - диде.
Тевриз районының Ташаткан, Муромцево районының Тазлар һәм Чабаклы авыллары имамнары да мәчетләрдә яшьләрнең аз булуы турында борчылып 70 ел буе кешеләрдә дини аңны бетереп килделәр, 5-6 елда гына аны тергезеп булмый, әмма Аллаһ ярдәме белән бу эшне дә башкарып чыгарбыз”, - диделәр. Менә шундый сораулар, проблемалар күтәрелде әлеге киңәшмә-очрашуда.
XS
SM
MD
LG