Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда интихар һөҗүмендә 35 кеше үлде


Кандаһар - Пакыстан чигенә якын чит ил көчләренә каршы бомбалы һөҗүмдә кимендә 35 әфганлы һәлак булды.

Кандаһар вилаяте башлыгы Асадулла Хәлид, Болдак районы якыннарында Канада хәрби көчләр конвое янында булган бомба шартлавында шулай ук, 3 Канада гаскәрие белән бергә 30 гади әфган кешесе яраланды дип белдерде.
Кичә Кандаһар шәһәренең көньяк читендә 2001 елдан бирле булмаган иң канлы интихар һөҗүмендә 100ләп кеше үлгән иде.
Рәсмиләр кичә булган шартлаүларда Талибанны гаепләгән иде. Ләкин гыйсьянчылар бу гаепләүләрне инкар итте.
XS
SM
MD
LG