Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түләүсез сәламәтлек шактый кыйммәткә төшә


сүздә түләүсез булган медицина чынлыкта кыйммәткә төшә
сүздә түләүсез булган медицина чынлыкта кыйммәткә төшә

Дүшәмбе репсубликаның фәннәр академиясе бинасында, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы узды. Биредә каралган төп сораулар: Татарстанда түләүсез һәм түләүле медицина ярдәме, мәҗбүри иминиятләштерү, республикада яңа сәламәтләндерү үзәкләр ачу

Соңгы арада Татарстанда төрле министрлыкларының коллегия утырышлары ешайды. Үткен телле, үз фикерле җәмәгать эшлеклеләре фикеренчә республикада әлеге чаралар тиздән Русиядә президен сайлаулары белән бәйле. Мондый һәр җыелышта президентлыкка нәмзәтләрен исемнәре еш яңгыравын искә алганда бәлки шулайдырда. Сәламәтлек саклау министрлыгының дүшәмбе узган еллык җыелышында шулай ук нәмзәтләр турында сүз чыкмый калмады. Бигрәктә илдә сәламәтлек саклау буенча милли проектларны җитәкләүче нәмзәтнең исеме кат-кат әйтелде. Ләкин монысы башка кыйсса. Бу җыелышта билгеле сәламәтлек саклау турында да сүз булды. Күптән түгел билгеләнгән яшь министр Айрат Фәррахов, премьер министр Рөстәм Миңнеханов һәм залда җыелган табипларга еллык нәтиҗәләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә тулаем алганда сәламәтлек саклау өлкәсе үсештә. Әмма кайбер проблемалы яклар да бар. Бу проблеммаларны табиплардан бигрәк урамдагы халык яхшырак ачып бирде. Шул сораштыруны тыңлыйк.
- Табипларга мөрәҗәгать иткәнем юк, карточкам да юк, аларга барырга язмасын.
- Табипларда акча бар, алалар. Кайнана белән күз табибына бардык. 4 мең алдылар. Үзләре сорап алмый, караш яхшырак булсын өчен ала. Хезмәт хаклары түбән инде аларның, шуңа күрә алалардыр. Санитаркалар йөри анда аена 2 мең сумга, әз бит инде бу. Акча бирмәсә туганнарын да карамый юнләп.
Билгеле сәламәтлек саклау өлкәсендә бу мәсәлә бар. Моны республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та таның. Үз чыгышында бу хакта ул болай диде.












Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов
Бүгенге көндә иң күп тәңкыйтләнә торган әйберләр бу хастаханәләрдә озак чират торулар, биредәге табипларның авыруларга салкын карашы, яшь табипларның белем ягыннан кыйбатлы аппаратларда эшли белмәве һәм әлбәттә инде хезмәт хакы. Әгәрдә табиплар айлык планны үти икән, аларның хезмәт хакы яшәү минимумыннан да ким булмый, якынча 7-8 мең сум. Медицина уку йортларында айлык хезмәт хакы 10 мең сум. Минтимер Шәймиев үзенең еллык юлламасында быел бу күрсәткечне арттырырга кирәк диде. Бүген безнең министр республика хөкүмәте белән бергәлектә күп кенә эшләр алып барыла. Әйтик шушы арада республикада кардиохирургия өлкәсендәге тарифлар 16% артты, димәк бу өлкәдә эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы да шул рәвешле артты дигән сүз.
Икенче мәсьәлә авыл җирләрендә табиплар җитмәү. Министр әйтүенчә авылларга чакырылучы табипларга фатир биреп югары хезмәт хакы ясасаң ул мәсьәләне чишеп була. Әлеге тәҗрибә республиканың кайбер районнарында кулланыла инде.
Татарстанда мәҗбүри иминиятләштерү темасына килгәндә. Узган ел бу өлкәдәге хәлләр белән республиканың мәҗбүри иминиятләштерү фонды башкарма җитәкчесе Исмәгыйль Низамов таныштырды.
Иминиятләштерү фондының былтыргы кереме 10,2 миллион сум тәшкил итә. Бу акчалар 2007 елда иминиятләштерү программасын тормышка ашырырга юнәлтелде. Фондның чыгымнары узган ел 9,7 миллион сум тәшкил итте. Республикада бер кешене имниятләштерү елга 1914 сумга төшә, Русиядә бу күрсәткеч 1936 сум, күпкә аерылмый.
Күп кенә чыгышларда күрегәнчә, сөйләүчеләр мәсьәләләрне чишәр өчен федераль оешмадан финанс ярдәм сорыйлар. Аның каравы җыелышта социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау федераль агентлыгы җитәкчесе Юрий Беленков, Татарстан белән элемтәләр турында болай диде.
Бүген без Русиядә ике ел эшләп килгән сәламәтлек өлкәсендәге милли проектларга нәтиҗә ясыйбыз. Күпләр тарафыннан безнең эшчәнлек тәнкыйтләнсә дә, барыбер эшләнгән эшләр күп. Бер ил буенча 46 миллиард сумга 25 мең данә медицина җиһазларын урнаштырдык. 13 меңнән артык машиналарны яңарттык. Билгеле бу үзгәрешләр Казанның сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләп узмады. Ике ел өчендә федераль үзәк тарафыннан Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә 7 миллиард сум кертелде.
Утырышны төгәлләп Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов болай диде.
Мине борчыган мәсьәлә, аны мин элекке министрга да, хәзерге министрыга да әйтеп киләм. Әйтәләр бит сез тормышны дөрес алып барасызмы дип, алып баруын алып барабыздыр да бит, әмма тормыш безне читләп уза дигән кебек. Кайбер федераль үзәкләр дә безне читләп уза. Ярый сезнең белән элемтәләр әйбәт, бер-беребезне аңлап яшибез, хәзер менә зур эш - Казанда федераль белем бирү үзәге ачылырга тора. Соңгы елларда без сәламәтлек өлкәсенең мөһимлеген аңладык. Узган елларга караганда хәзер бу өлкәгә 3 тапкырга күбрәк акча кертелә. Сәламәтлек өлкәсе безне ныклап уйланырга мәҗбүр итте диде Рөстәм Миңнеханов.
XS
SM
MD
LG