Русиядә 2006 елның гыйнварыннан 2007 елның яртысына кадәр җитәкчеләр тарафыннан «абруема һәм намусыма зыян китерде” дип журналистны мәхкәмәгә бирүнең 299 очрагы теркәлгән. Һәм дәгъва белдерүчеләр 88 миллион сум тәләп иткән. Татарстанда күп кенә журналистлар һәм баш мөхәррирләр моны сүз иреген кысу дип саный. Чөнки мәхкәмәдә өре ширкәтьләрнең җиңеп чыгуы арткан һәм бу инде сүзне шактый үлчәп әйтүгә китерә.
“Безнең гәзит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов:
“Бу журналистларны кулда тотуның бер ысулы, ягъни цензураның бер төре. Русия журналистлары бүген төрле яклап бәйле, аерым алганда акча ягынанн да, шулай ук баш мөхәррирләрнең кемгәдер яраклашырга тырышуыннан иҗади ирекләре кысыла. Мин 1990нчы елдагы журналистиканы сагынып искә алам, чөнки ул вакытта барысы да кануни, камил булмаса да эшләргә ирек иде ”, диде.
“Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның үзенә дә 5-6 тапкыр мәхкәмә юлын таптарга туры килгән. Хәзер ул сак эшләргә туры килә, ди.
“Мин шәхси газета җитәкчесе буларак, язманы укучыга тәкъдим иткәндә, барысын да күздә тотып эшлим. Чөнки безнең система (мәхкәмә дә) идәрә ителә торган. Кем көчлерәк барысы да аның кулында. Мәхкәмәгә бирүче яхшы адвокатлар яллый ала, ә журналистның яклаучысы юк”, - ди И. Фәйзрахманов.
Ул армиядә үтерелеп кайтарылган Татарстан егетләре турында язып, шактый дәгъвалар ишетергә туры килде дип белдерде.
Ә “Идел” журналының публицистика бүлеге мөдире Искәндәр Сираҗи шактый гына мәхкәмә юлларын таптаган.
“Безгә мәхкәмәдән курыкмаска, ә журналистларга берләшеп каршы тору кирәк. Моның өчен “Татмедиа”да махсус бүлек булырга тиеш», ди ул.
Татарстан журналистлары федераль үзәктә массакүләм мәгълүмат чараларын мәхкәмәгә бирү очраклары төбәкләргә караганда күбрәк дип саный.
“Әгәр өре ширкәть журналистны мәхкәмәгә бирә икән, әлбәттә ширкәть җиңеп чыгачак. Чөнки аларның элемтәләре зур. Мисал өчен безнең Татарстан кебек кечкенә җирдә һәм аеруча татар басмаларына бер үк кешеләр белән эш итәргә туры килә. Шуңа мөнәсәбәтләрне бозмас өчен алар зур ширкәтьләргә тел-төш тидермәскә тырыша. Моның сәбәбе-Русиядәге кануннарның камил булмавыннан”, ди “Татарские новости” газетаcының “Миллият” кушымтасы мөхәррире Алия Сабирова.
Ә “Яңа гасыр телевидениесенең” журналисты Рәмис Латыйпов:
“Бу Коммерсант гәзитеннән башлангандыр, чөнки бу басма бер банкка отылып зур акча тиеш булды. Әлбәттә бу аерым мәгълүмат чараларын ябу өчен корал булып тора. Ләкин мәхкәмәләрдә дә көчленеке замана дигән канун идәрә иткәндә, әлбәттә бу журналистка каршы көрәшнең бер очрагына әйләнә”, диде.