Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада халык каршылыгы фронты төзелде


Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә халык каршылыгы фронты оешты.

Аны республика парламенты депутаты, бер җенесле гаиләләрне рәсмиләштерү өчен көрәшче Эдвард Мурзин җитәкли. Әлеге хәрәкәт ришвәтчелек, бәяләр сикерү, хакимиятнең халык мәнфәгатенә каршы адымнары, кыскасы, барлык өлкәләрдәге хокук бозуларга каршы көрәшәчәк. Инде чаралар да уза башлады. Дүшәмбе Нефтекаманың такси хезмәтенең машина йөртүчеләре каршылык чарасы уздырды. Алар таксиларда касса аппаратлары куюга каршы булуларын белдерделәр. Таләпләрен шәһәр хакимияте башлыгына тапшырдылар. Нефтекама шәһәре татарлары менә инде ничә ел “Татарстан яңа гасыр” телевидениесен карау өчен көрәшә. Әлегә нәтиҗә юк. Мурзин фронт әлеге мәсъәләдә дә чаралар үткәрәчәген белдерде.

Мурзин 2нче март булачак республика парламенты сайлауларына намзәт булып теркәлә алмаган иде. Ул депутат булмасам да, халык мәнфәгате өчен көрәшәчәкмен дип белдергән иде. Инде ул җиң сызганып тагы көрәшкә күтәрелде.
XS
SM
MD
LG