Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшерен мәхкәмә утырышы


Узган ел Баймакта урыс православ чиркәвен яндырган иделәр.

Ул янгын турында бәйсез чыганаклар чаң суга башлагач, 10 тәүлектән соң гына рәсми хәбәрдарлык чаралары да вакыйгага игътибар итәргә мәҗбүр булган иде. Инде әлеге янгын буенча мәхкәмә утырышы булган. Ул да качып-посып үткәрелгән. Утырыш 22нче гыйнвар узса да, яңа гына билгеле булды. Анда хәтта янган чиркәүнең руханилары да чакырылмаган. Янгынга бер сукбай гаепле дип табылган һәм ул шартлы хөкем ителеп иреккә чыгарылган.

Баймак башкортлар күпләп яшәгән бердәнбер шәһәр. Кайбер урыс бәйсез чыганаклары моны дин һәм милләтара каршылык итеп сурәтли. Рәсми чыганаклар исә, киресенчә, чараны игътибар үзәгенә мендермәскә тырыша.
XS
SM
MD
LG