Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның Үрүмчи шәһәрендә 2 кеше үтерелгән


Урумчи - Синзянь-Уйгыр автономиясендә 15 кешедән торган бер төркем кулга алынган. Кытай полициясе террорчылар дип санаган бу кешеләрне кулга алганда полициянең 2 хезмәткәре яраланган, террорчы булуда шикләнелгән 2 кеше үтерелгән.

Йортта корал, дини әдәбият, чит илләрдәге террор оешмалары белән элемтәдә торуга дәлилләр табылган, дип хәбәр ителә.

Пекинда быел җәйге олимпиада үтә, хакимиятләр террорчылар дип саналган кешеләргә карата чараларны тагын да кырыслатыр, дип фаразлана. Кытай хакимиятләре Синзянь-Уйгыр автономиясендә "Көнчыгыш Төркистан" исемле мөселман террор оешмасы хәрәкәт итә, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG