Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлак булган хәрбинең туганнары Европа мәхкәмәсенә бара


Петербур - Хәрби хезмәттә һәлак булган Максим Плоховның ана-анасы үлемне тикшерү өчен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

"Петербурның солдат аналары" комитеты хәбәр итүенчә, Максим Плохов 2005 елда хезмәттәшләре тарафыннан кыйналып алган җәрәһәтләрдән хәрби госпитальдә үлгән. Ул Каменка дигән хәрби бүлектә хезмәт иткән булган.

Хәрбинең ана-аналары Русия мәхкәмәләрендә гаделлек тапмагач, Страсбургка барырга булганнарын белдерде.
XS
SM
MD
LG