Accessibility links

Кайнар хәбәр

Секс коллык "бәхетле" була аламы?


Озак еллар секс коллыкка мәҗбүр итүнең ысуллары булып хатын кызларны куркыту һәм кыйнап тору булды. Бу төр сәнәгать тә үзгәрешләр кичерә...



Бу төр җинаятчелеккә каршы көрәш нәтиҗәлерәк булган саен, секс сәнәгатендә эшләүчеләрнең ысуллары да "камилләшә" бара. Соңгы елларда "бәхетле коллык" дигән төшенчә барлыкка килде.

Бу төр эшчәнлек чынбарлыкта бер тамчы да бәхет һәм шатлык китерми...
Күпмедер вакыт фахишәлектә эшләткәннән соң "хуҗалар" кызларны иреккә җибәрергә, өйләренә кайтарырга сүз бирә, әмма бер шарт белән. Ул шарт исә – үз якларына кайтып фахишәлеккә яңа кызлар яллау, секс колыкка яңа көч китерү. "Бәхетле коллык" сүзе исә – аларның фахишә булып эшләвен яшерүеннән килә. Моны да аларга "хуҗалары" куша. Көнбатыштан кайтып хатын-кызлар үзләренең уңышлы эшләүләрен, бәхетле булуларын, акча алып кайтуларын сөйли һәм башкаларны да шунда барырга үгетли. Риза булучылар яңадан шул бер чыга алмаслык боҗрага килеп эләгә. Беренче карашка бик гади тоелган бу система Балканда һәм Италиядә инде яхшы эшли, һәм белгечләр әйтүенчә, зур тизлек белән дөньяның башка илләренә дә җәелә. Бу хакта узган атнада Венада җыелган БМОның кеше сәүдәсенә каршы көрәш форумында әйтелде.

Хатын-кызларны кол итеп тотучыларның бу адымы күпләрнең күңеленә хуш килә, ди белгечләр. Кызлар секс коллыктан, мәҗбүри фахишәлектән котылырга тырышуның нәтиҗәсе бик кырыс булырга мөмкин икәнен белә. Шуңа күрә алар күпмедер түзәргә, башкаларны шул куркыныч юлга этәрү аша булса да, өйләренә исән сау кайтуны хуп күрә.

Греция һәм Италиягә күбрәк Русия, Украина, Молдова, Болгарстан һәм Романиядән хатын-кызлар китерелә. Таиландта исә фахишәлектә Үзәк Азия хатын-кызлары эшли. Анда элек үзләре дә фахишәлектә эшләгән, хәзер "мама-сан" дип йөртелгән хатын-кызлар Үзбәкстаннан кызларны яллый.

60лап илдә эшләгән, 700ләп оешманы берләштергән кеше сәүдәсенә каршы глобаль коалиция башлыгы Стив Чалк, кыйнау һәм янауларга караганда, рухын сындыру хатын-кызларга күбрәк тәэсир итә, ди:

Ни өчен алар аннан качмый?
"Бәхетле коллык" дип, бу күренешне әле генә атадылар. Чынлыкта исә бу инде күптәннән бирле дәвам итә. Кыз бала шәһәргә китерелә һәм фахишәлеккә сатыла икән, нигә ул аннан качмый? Ни өчен ул урамга чыгып очраган беренче полициягә бармый? Аны туктаткан бердән бер әйбер – аның рухи хәләте,"- ди Чалк.

Язмышка буйсыну – кайбер җәмгыятләрдә хатын-кызларда иң кирәкле булган сыйфат итеп тәрбияләнә, ди белгечләр. Кызлар яшьтән үк ирләрнең хуҗа, үзләренең кол булуларына өйрәнеп үсә.
XS
SM
MD
LG