Бу турыда берләшкән оппозиция башы Рәмил Бигновның сайлау штабы җитәкчесе профессор Мәҗит Хуҗин белдерде. Аның сүзләренә караганда, сайлаучылар белән очрашу узачак. Очрашуга әлеге бистәдән Бигновтан башка катнашкан тагы ике намзәт һәм Уфа шәһәре шурасына намзәтләр дә чакырылган. Шулай ук чарага бистәдәге һәр ике торак хуҗалыгы башлары да чакырылган. Алар халыкка коммуналь чыгымнарны арттыру сәбәпләрен аңлатырга тиеш.
Рәмил Бигновның сайлау төркеме каршылыкларга очрап тора. Алар реклама басмалары таратканда милиция тарафыннан тоткарланган иде. Бу хакта республиканың югары мәхкәмәсенә гариза бирелүгә карамастан, ул һаман каралмаган. Канунга ярашлы, ул 5 тәүлек эчендә каралырга тиешле.