Accessibility links

Әфганстанда 30 Талибан сугышчысы үтерелгән


Кабул - Илнең көньягындагы Һелманд вилаятендә әфган һәм чит ил гаскәрләренең уртак хәрби чарасы вакытында 30лап Талибан сугышчысы үтерелгән. Бу хакта Әфганстан саклану министрлыгы хәбәр итте. Чара 5 сәгать барган, үлүчеләр арасында Талибан башлыкларының берсе, Мулла Абдул Бари да булган. Ул чарада хәрбиләр арасында югалтулар булмаган, дип хәбәр ителә.

Башка бер шартлауда чәршәмбе көнне бер британ хәрбие һәлак булган.
XS
SM
MD
LG