Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс” авыр көннәр кичерә…


Барс һаман да Салаватны җиңә алмый
Барс һаман да Салаватны җиңә алмый

20 февральдә Казанның “Ак барс”ы Уфаның “Салават Юлаев” хоккей командасына 2:4 исәбе белән җиңелде. Уен башында беренче алканы “Барс” кертеп җанатарларын рухландырып алса да, Башкортстан кунаклары җиңүче булып кала.

Башкортстан белән Татарстан арасында үткән соңгы боз өстендәге көрәш хакында сөйләгәнче, Уфада “Домо” кибетләр челтәрендәге реклам такталары өчен “Ак барс” хоккей төркеме әгъзалары Алексей Морозов белән Сергей Зиновьевның фотога төшүе һәм шулар аркасында Башкортстан башкаласында 15 реклам тактасының алынып атуын искә төшерү кирәктер.

Бу хакта “Азатлык” радиосы хәбәр иткән иде. Үзләренең кем икәнлеген әйтергә теләмәгән чыганаклар “Ак барс” уенчылары төшкән зур рәсемнәрне Мортаза Рәхимов күргән дә, шундук алып ташларга боерык биргән, дип хәбәр бирделәр. Шулай итеп "Ак барс" бер "оттырды".

20 гыйнварда Татарстан башкаласының “Татнефть-Арена” боз сараенда узган уен да “Ак барс” файдасына булмады. 2:4 исәбе белән казаннар биредә дә җиңелде. Ә бит уенны карарга килгән республиканың югары түрәләре, җитәкчеләре уңыш көткән иде. “Татар-инфор” журналисты бу уеннан соң интернетта утыручы халыкка үз фикерләрен болай җиткерде:

“Салават Юлаев» белән кичә узган принципиаль уенны тугрылыклы тамашачы тагын телевизор каршына утырып күзәтә алды. Кассаларда билетлар бер көн алдан беткән иде, аларның шактыен алыпсатарлар кулга төшергән булып чыкты. Ә флюгер кебек мода артыннан ияреп йөрүче "калын кесәләр" бу кичтә уенга керә алуына тантана итте”, ди журналист.

Һәм “шул тамашаны оештыручылар өчен, билгеле, трибуналарны кемнәр тутыруы роль уйнамый: күбрәк табыш кына килсен. Тик кар-яңгырга карамый килергә, озын-озак билет чиратларында басып торырга да әзер булган гади тамашачының ярык тагарак янында калуы гына күңелне әрнетә”, дип өсти.

Әйтергә кирәк, бу “Ак барс”ның “Татнефть-Арена” боз сараенда соңгы 3 айда беренче тапкыр җиңелүе икән. Бүгенге көндә Казан командасы Русия чемпионатында 7 урында тора. Киләсе уеннары 23 февральдә “Витязь” белән булачак.

Татарстан белән Башкорстанның көндәшлеге спорт өлкәсендә генә түгел, икътисад өлкәсендә, энергия алмашында да сизелә. Бу хакта ике республиканың җитәкчелеге дә белә инде, киләчәктә элемтәләрне җайларбыз дип белдергән иде матбугат битләрендә Миңтимер Шәймиев.

Ләкин үзара көндәшлек күәтле икәне күзгә күренеп тора, ди журналистлар, спорт өлкәсендә бигрәк тә. Башкортстан хакимияте “Салават Юлаев”ка зур акчалар тыгып, аны алдынгылар рәтенә менгерергә тырыша һәм ул бу максатларына әкрен генә ирешә дә инде. “Ак барс”та бушка уйнамый, әлбәттә, әлеге команданың эчендә дә үзгәрешләр була, тик соңгы уенга гына моның тәэсире булмый. Ә бит уен башында беренче алканы “Ак барс”керткән иде…
XS
SM
MD
LG