Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Белградтагы илчелеккә һөҗүмне тәнкыйтләп чыкты


Вашингтон - АКШ үзенең Белградтагы илчелегенә ут төртелүен кискен тәнкыйтләде һәм Сербия полициясенең иминлекне саклый алмавына канәгатьсезлек белдерде. Шулай ук тәнкыйть сүзләре БМО Иминлек Шурасыннан булды.

Европа Берлеге тышкы сәясәт башлыгы Хавиер Солана, Сербияне чит дәүләтләр вәкилчелекләре тирәсендә иминлекне арттырырга чакырды. Кичә башкалада Косовоның Сербиядән бәйсезлек игълан итүенә каршы урам җыеннары узды.

Русия тышкы эшләр министрлыгы, илчелеккә һөҗүм ителүе кызганыч, әмма тәртипсезлекләр өчен Косовоны яклаган көнбатыш хөкүмәтләре җаваплы, диде.

Сербия премьер-министры Воислав Коштуница, "халыкны Сербия хакына тәртип сакларга чакырды". Президент Борис Тадич Сербиянең милли иминлек шурасын чираттантыш утырышка җыйды.
XS
SM
MD
LG