Accessibility links

Бишкәктә Русиядә ксенофобиягә каршы урам җыены узды


Бишкәк - Ел башыннан бирле Русиядә инде 10 кыргыз үтерелде. Эшләргә китүчеләргә булган һөҗүмнәрне бүген Кыргызстан парламенты һәм кеше хокуклары оешмалары кискен тәнкыйтләп чыкты, Бишкәктә урам җыены узды.

Оппозициядәге социал-демократик партиясе депутаты Рәисә Сидоренко, Русиядә мондый һөҗүмнәрне туктату өчен бер ни дә эшләнми, дип белдерде.

"Бу куркыныч җинаятьләрне бер ничек тә аклап булмый, шулай ук Русия хөкүмәте, тәртип саклаучылары һәм идеология даирәләрнең дә бер ни эшләмәвен аклап булмый. Мондый һөҗүмнәр бер-ике ел элек башланмаган, алар инде дистә еллап дәвам итә бит. Хакимиятләр аларны туктату өчен бер ни дә эшләми," диде Сидоренко.

Кыргызстан парламенты Русия хакимиятләрен чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать кабул итте.
XS
SM
MD
LG