Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт узган елга хисап тотты


Башкортстан Хөкүмәте җомга көнне үзенең киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Анда узган елда халык хуҗалыгының барлык тармакларындагы эш йомгаклары барланды. Хисап доклады белән премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2007 ел нәтиҗәләре куанычлы гына. Сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да, башка юнәлешләрдә дә алга китеш бар бип билгеләде хөкүмәт рәисе. Ул шулай ук чит илләр белән һәм Русия төбәкләре белән үзара алыш-бирешнең арта баруы хакында да тәгаен саннар китереп сөйләде. Шулай да экспорт күләме кимүен, ә импортның артуын танырга мәҗбүр булды чыгыш ясаучы.

Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында президент Мортаза Рәхимов та катнашты һәм ахырда сүз алды. Ул да былтыргы эшчәнлек нәтиҗәләреннән, күрсәткечләрдән канәгать булуын әйтте. Шул ук вакытта президент Башкортстанда кече һәм урта бизнесның бик зәгыйфь үсешүен ассызыклады. “Алга киткән илләрдә кече һәм урта бизнеска бар җитештерүнең 60-70 проценты туры килсә, Башкортстанда бу 8-9 процент чамасы гына тәшкил итә”, - дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG