Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Әнгам Атнабайны искә алалар


Татар халкының атаклы улы, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 80 ел тулды. Шушы уңайдан республикада олуг талант иясен сикә алу чаралары башланды.

Уфадагы зур хәтер чарасы Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда үтте. Әлеге бәйрәмгә республиканың бихисап әдипләре, журналистлар һәм Әнгам Атнабаевның туганнары җыелды.

Әнгам Атнабаев күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. Уфа “Нур” татар дәүләт театры да менә шушы юбилейга туры китереп, Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” пьесасын сәхнәгә куйды.

Әнгам Атнабаев зур талант иясе булу өстенә үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телеңдә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу.

Әле Уфада Әнгам Атнабаевның 80 еллык юбилее уңаеннан оештырылган хәтер кичәсендә әдипләр дә, туганнары да халык шагыйре хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Бирегә килгән шагыйрьләр һәм драматургларның кайберләре Әнгам Атнабаевны үзләренең остазы дип зурлап телгә алды: “Мин дә иҗат эшендә Әнгам агадан күп нәрсәгә өйрәндем”, - ди танылган драматург Наил Гаетбай.

Хәтер кичәсендә Әнгам Атнабаевның үз тавышын да ишетү форсаты булды. Шагыйрьнең үзе исән чагында магнитофон тасмасына язып алынган бер шигырен тәэсирләнеп тыңлады бу бәйрәмгә килгән милләттәшләр.

Уфадагы Мәҗит Гафури йорт-музеенда Әнгам Атнабаевның тууына 80 ел тулуга багышланган мәдәни чара җыр-моң белән аралашып ике сәгатьтән артык дәвам итте. Хәзер халык шагыйрен искә алу чаралары аның туган ягы Тәтешле районында да дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG