Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: яңа чикләүләргә нигез юк


Тәһран - Иранның югары милли иминлек шурасы башлыгы урынбасары Җәвәд Ваиди, "АКШ һәм көнбатышның кайбер илләре алга сөргән яңа санкцияләргә хокукый һәм техник нигез юк", дип белдерде.

Җомга көнне БМОның атом идарәсе Иранның атом программасы турында яңа хисабын игълан итте. Анда илдә уран баету эшчәнлеге дәвам итә, диелгән.

Дүшәмбе көнне яңа хисап һәм Иран турында сөйләшер өчен БМО Иминлек Шурасының даими әгъзалары һәм Германия вәкилләре җыела.
XS
SM
MD
LG