Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Гыйракта 79 көрд сугышчысы үтерелгән


Анкара - Төркия хәрби көчләре хәбәр итүенчә, төньяк Гыйрактагы чаралар выкытында 79 көрд сугышчысы һәм 7 төрек хәрбие һәлак булган. Гаскәр башлыгы сүзләренә караганда, "хәрбиләр тиз арада кире кайтарылачак". Бу көннәрдә Төркия Төньяк Гыйракка гаскәр кертеп очкычлар ярдәмендә көрд сугышчыларына каршы һөҗүмнәр ясады. АКШ һәм Европа Берлеге Төркияне бу һөҗүмнән тыелырга чакырган иде. Гыйрактаны көрд автономиясе хакимиятләре Төркияне кичекмәстән гаскәрләрне Гыйрактан чыгарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG