Accessibility links

Уфа һава аланында очкыч юлдан читкә киткән


Уфа -- Якшәмбегә каршы төндә Башкортстан башкаласына Мәскәүдән килеп төшкән Як-42 очкычы бозлавык сәбәпле утыру юлыннан тайпылып, аннан читкә чыккан. Очкычтагы 69 юлчы да, анда эшләгән 7 кешелек экипаж да исән-имин, аларга зыян килмәгән, барысы да очкычтан үзе чыккан, дип хәбәр ителә.

ВИМ-АВИА ширкәтенеке булган шушы очкычка күпмедер зыян килгән, Уфа һава аланы шушы каза сәбәпле иртәнге 10га кадәр ябылып торган. Бу казаны хәзер ВИМ-АВИАның махсус вәкилләре тикшерә.
XS
SM
MD
LG