Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сайлаулардан кем файда күрә?


Алла Кузмина Башкортостан хатынкыз эшкуарлары оешмасы
Алла Кузмина Башкортостан хатынкыз эшкуарлары оешмасы

Бу атна азагында Башкортстанда Русия президентын сайлаулар белән бергә республика Дәүләт Җыелышына депутатлар да сайлау үтәчәк.

2 март сайлаулары алдыннан Башкортстан эшкуарлары һәм сәүдәгәрләре яңадан үзләренең социаль-иҗтимагый активлыгын күрсәтеп алуны кирәк тапты. Яңадан дип әйтүнең нигезе дә бар. “Азатлык” тыңлаучыларының хәтерендә булса, декабрь аенда Русия Дәүләт думасына сайлауларда халыкны тавыш бирү урыннарына китерүнең яңа алымын кулланып караганнар иде. Сайлауда катнашкан һәр кешегә Башкортстан “Сәүдә ассоциациясе”нә керүче сәүдә үзәкләре “Рәхмәт хаты” дигән кәгазьләр өләште. Анда “Тавыш бир һәм бүләк ал” дип язылган иде. Шул кәгазьләрне күрсәтеп, 2 декабрь көнне төрле сәүдә үзәкләрендә сатып алган әйберләрең өчен 5 проценттан алып 30 проценткача ташламалардан файдалану мөмкин булды. Шулай ук кинотеатрларга, театрларга барырга телгән кешеләр дә шактый арзанга билетлар алды.

Әлеге башлангычны гаепләп чыгучылар да булды. “Бу бит сайлаучыларны сатып алу кебек килеп чыга дигән белдерүләр дә яңгырады”. Әмма шушы тәкъдим белән чыгучылар үзләренең адымын ниндидер бер фиркане яклап түгел, ә изге күңелдән чыгып эшләнгән эш дип исәпләде, халыкка бәйрәм кәефен арттыру максаты куелды дип белдерде.

Хәзер Русия президентын һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышына депутатлар сайлауда да шушы акцияне файдаланырга карар иттеләр. Бу юлы шушы тәкъдим белән Башкортстанның Эшкуар хатын-кызлары ассоциациясе чыкты. Алар да һәр сайлучыга “Рәхмәт хаты” дигән кәгазь биреләчәген игълан итте. Хәзер бу хакта реклама республика радио һәм телевидениесендә көне-төне яңгырап торыла. Эшкуар хатын-кызлар ассоциациясе рәисе Алла Кузьмина һәр сайлаучы исәбеннән Башкортстанда шундый 2,8 млн. купон әзерләнүен әйтте. Аның сүзләренчә, чираттагы акциядә республикадагы 50дән артык компания катнашу теләген белдергән.

“Азатлык” хәбәрчесе Уфа урамнарына чыгып, сайлауларга бәйле сорашу үткәрде. Уфалылар сайлауларга барамы һәм алар “Рәхмәт хаты” дигән ташламалы купоннар хакында ишеткәнме. Утызга якын кешенең фикерен сорашуда төрледән-төрле җаваплар алынды. Менә аларның берничәсе:

- Мин һайлаузарга барам. Купондар тураһында ла беләм. Ул хакта ради менә телевидение гел һөйләп тора бит. Файзалы тип уйлайым был эште. Барыбер кибеткә керәһең бит инде. Ташламалар менән булгас файзалы, әлбиттә.
- Мин сайлауларга йөрмим. Ул бит алдашу, бер уен гына. Анда барысы да алдан билгеле. Халыкның да сәяси активлыгы түбән. Скидкалы купоннар бирүләре дә шуңа уйлап чыгарылган нәрсә генә. Сайлаучыларны тавыш бирергә китерү өчен генә. Мине купоннар белән генә кызыктырып булмый.
- Дөресен генә әйткәндә, элегрәк мин сайлауларга йөрми идем. Әле менә соңгы 2-3 сайлауга бардым. Һаман да яхшыга өметләнәсе килә бит инде. Купоннар турында беләм. Элек тә безнең әти-әниләр сайлауга барганда очсызракка әйбер ала иде бит. Соңгы елларда ул беткән иде. Хәзер менә шуңа охшаш яңалык килеп чыкты. Бигрәк тә пенсионерларга әйбәттер инде ул.
- Мин сайлауларга барам. Элекке совет тәрбиясе алган кешеләр бит инде без, өлкән буын кешеләр. Яхшырак кешегә, үзеңнең күңел яткан кешегә тавыш бирергә дип барасың инде. Скидкалы купоннар турында да беләбез. Безгә пенсионерларга файдалы инде ул.
- Мин бу сайлауларга бармам дип торам. Анда бездән башка да кемне сайлаячаклары мәгълүм инде. Һәр гәзитне ачып каргыз әнә. Анда билгеле бер кандидат өчен халыкның күпмесе тавыш бирәчәге дә билгеле. Бер кешегә бирәсе тавышлар саны чүпрә кабаргандай кабара. Купоннар, ташламалар өләшүләре дә шул кызыктыру өчен генә.

Башкортстанда 2 мартта үтәчәк сайлауларга бәйле фикерләрне сорашып белешүне Уфа урамнарында оештырган идек. Иң кызыгы шул - өч дистәгә якын кешенең яртысына якыны “мин сайлауларга бөтенләй йөрмим” дигән җавап бирде. Моңа ышанырга да була. Уфада, гадәттә, сайлауларга халыкның азрак өлеше йөри инде. Авыл җирләрендә исә халык белән идарә итүе җиңелрәк, шуңа күрә дә анда 80-90 процент чамасы халык тавыш бирә.

“Рәхмәт хаты” дигән кәгазьләр турында да капма-каршылыклы фикерләр булды әлеге сорашып белешүдә. Кемнәрдер аны хупласа, бәгъзе берәүләр исә сәүдәгәрләр һәм эшкуарлар бу чарадан үзләренә дә файда казанмаса, кыл да кыймылдатмас иде, дигәнрәк җаваплар бирде. Анысы да хактыр, чөнки моны сәүдәгәрләр үзләре дә яшерми. Мисал өчен, декабрь аенда Дума сайлаулары вакытында ташламалы купоннар таратылгач, сәүдә үзәкләренә гадәти көннәрдән 30 процентка күбрәк сатып алучылар килгән һәм сәүдә әйләнеше дә 60 процентка күбрәк булган.
XS
SM
MD
LG