Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестиннәр Газзә блокадасына ризасызлык белдерә


Дистәләрчә мең фәлестин Израиль-Газзә чигендә кулга-кул тотышып 40 чакрымнан да озынрак тере чылбыр булып басты.

Алар Израилнең Газзәне икътисадый блокадалавына каршы булуларын белдерә.

Бу тере чылбырда 40 меңләп кеше катнашкан дип исәпләнелә.

Аларның күпчелеге Газзәдә хакимияттә булган радикал Хәмас хакимияте тарафдары.

Израиль вәзгыять кулдан ычкынырга мөмкин дип чик буе көчләренә сак булырга кушты.
XS
SM
MD
LG