Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Сербиягә Косово мәсьәләсендә ярдәм вәгъдә итә


Русиянең яңа президенты булыр дип фаразланган Дмитрий Медведев Сербиягә Косово бәйсезлегенә каршы көрәштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Сербия премьер-министры Воислав Коштуница белән очрашуда Медведев Сербиягә ныклы яклау белдерде.

"Минемчә, мондый яклау, бигрәк тә хәзерге шартларда, Сербиягә бик тә кирәк. Бу рухый һәм хокукый яклау гына түгел, ә бүген без имзалаган, ахыр чиктә безнең үзара бәйләнешләрне, безнең илләрдәге социаль-икътисадый тормышны яхшыртачак халыкара килешүләргә нигезләнгән булырга да тиеш," - диде Медведев.

Медведев Русиянең Газпром дәүләт ширкәте белән Сербиянең Србиягаз ширкәте арасында Русия газын Европага кудырачак газүткәргеч төзү өчен уртак ширкәт булдыру килешүен дә имзалады.
XS
SM
MD
LG