Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават үз ярышларын оештырды


Салават быел да узышларга Татарстаннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Русиянең башка төбәкләреннән узенең дусларын, көчле узышчыларны чакырган.

Шушы 12нче хәйрия ярышына табигать үзенең төзәтмәләрен кертте - кар да яуды, яңгыр да яуды. Алар барысы бергә буталды. Ярыш юлы ипподром үзе дә кар боткасына әйләнде. Ләкин көчле К-700 тракторлары белән трассаны тиз генә тәртипкә китерде.

Шулай да комиссия мондый карар чыгара: узышчылар, алдан уйланганча, этап саен 4 түгел, 3 әйләнеш кенә ясаячак. Бу трассаны саклау максатында эшләнә. Этап саны барлыгы 16. Якшәмбе көнне 22 машина Салават кубогы өчен көрәште.

Нәтиҗәләр мондый: Тимур Тимерҗанов - беренче, Тимур Шиһабетдинов - икенче. Алар Казан егетләре. Өченче урында Фирдәвес Кәбиров. Фирдәвес күп еллар буена "КамАЗ-Мастер“ командасында Париж - Дакар узышларында җиңү яулаган кеше.

Салават кубогы белән Дакар ярышларының аермасы ни дәрәҗәдә зур? Ф.Кабировка “Азатлык” хәбәрчесе берничә сорау белән мөрәҗәгать итте:
“Әлбәттә, аерма бик зур. Дакар машиналары авыр, ярыш арасы да ерак. Монда бик кызу, бер-береңә терәлеп барырга кирәк. Көндәшең дә кул сузымында гына була. Раллида вакытка узышабыз. Анда борылышлар ике генә түгел инде. Барысы да куркыныч. Ике атна дәвамында барган көрәшнең җаваплылыгы да зур. Чөнки ил өчен чыгыш ясыйсың."

- Кар, яңгыр яуу бу ярышка тәэсир ясадымы?
“Шартлар барыбыз өчен дә тигез булды. Кар-яңгырлар комачау итмәде”, - диде Кәбиров.
Биредә катнашучы һәр узышчыга бүләк бирелде. Моннан тыш, быелгы 12нче Хәйрия ярышы уңаеннан 12нче урынны алган, 12нче санлы ярышчыларга махсус бүләк тапшырылды. Салават үзе әйтүенчә, ул ярыш барышында гына шушы карарга килгән.
“Алдагы елда 13 санына игьтибар бирәм”, - диде Салават Фәтхетдинов.
Җил-давыл астында Салават Чаллыдагы узыштан канәгать калуын әйтте. Беренче өч урынны алган кешегә җырчы зур телевизорлар тапшырды. Моннан тыш шушы ук җиңүчеләргә көмеш медаль бирде.
“Бу медальләр саф көмештән эшләнгән һәм авырлыгы 100 грамм”, - диде Салават.
Башкортстан егете Айдар Булатов 7 урынны алды.

Ипподромга эленгән Русия һәм Татарстан аләмнәре давылга чыдамады. 2,3 метр зурлыктагы дәүләт символларын җил талкый-талкый ертты. Тантана тәмамлануга Чаллыны кара болыт, тагын яңгырлы кар басты. Бәхеткә, ярышчылар да, тамашачылар да моннан зыян күрмәде.
Ярыш фондына кергән акчаның бер өлеше быел да Чаллы балалар йортына тапшырылды. Салават узышларда үзе катнашмады.
XS
SM
MD
LG