Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк Филармониясе Төньяк Кореяда


Нью-Йорк филармониясе әгъзалары Пхеньянның Сунан халыкара һава аланында
Нью-Йорк филармониясе әгъзалары Пхеньянның Сунан халыкара һава аланында

Төньяк Кореяның атом програмына бәйле сәяси сөйләшүләр дәвам итә. Әмма бүген бу юнәлештә музыкаль тәнәфес булды дияргә мөмкин.

Бүген Нью-Йорк Филармониясе оркестры тарихта беренче мәртәбә Төньяк Кореяда концерт куйды. Филаррмониянең музыка мөдире Лорин Маазел бу концерт Кушма Штатлар белән Төньяк Кореяны бер беренә якынайтуга кечкенә генә өлеш кертү булыр дип өметләнүен белдерде.

Пхеньяндагы бу концерт ике илнең дә һимны, белән башланды. Нью-Йорк филармониясе уйнаган АКШ һимнын да Төньяк Корея тамашачысы аягүрә басып алкышлады.

Концерт 2500 урынлы зур театр залында узды.

Филармония тамашачыга төньяк кореалар ярата торган көйләрне дә, классик әсәрләрне дә бүләк итте.

Анда Ричард Вагнер, Антонин Дворжак, Джордж Гершуин әсәрләре уйналды.

Концертны Төньяк Корея дәүләт телевидениесе, шулай ук АКШның Си-Эн-Эн каналы туры эфирда күрсәтте.

Бу концерт бер кичтә генә күптәнге дошманнарны дуслаштыра алмас кебек.

Әмма Филаррмониянең музыка мөдире Лорин Маазел "Бу концерт Кушма Штатлар белән Төньяк Кореяны бер беренә якынайтуга кечкенә генә өлеш кертү булачак," - диде.

Гадәттә бер-берсенә ябык җәмгыятләр арасында ишекләрне спорт һәм музыка ача.

Еш кына репрессив җитәкчеләр шулай итеп бераз йомшаруга әзер булуларын күрсәтә.

1959 елда Нью-Йорк филармониясенең Советлар Берлегендәге чыгышы да Никита Хрущевның җепшеклек чоры турында бер ишарә булды.

1971 елда АКШның өстәл теннисы уйнаучыларының Кытайга сәфәре дә шундый ук роль уйнады. Оркестрның бер башкаручысы Стив Фриман концерт алдыннан "Мин бу яхшы нәрсә дип уйлыйм. Без куркыныч дөньяда яшибез. Һәм безнең, башка кемнең дә булса, яки берәр төркемнең аны иминрәк итү мөмкинлеге булуы ул яхшы нәрсә," - диде.

Төньяк Корея рәсмиләре белән сөйләшү өчен бүген Кытай башкаласына килгән, музыка белеме алган, әмма дипломатия юлыннан киткән АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс та шундыйрак фикер әйткән иде.
XS
SM
MD
LG