Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Урмай моңы» Мәскәүдә


"Урмай моңы" күренешләре
"Урмай моңы" күренешләре

Йөрәккә якын музыка, алкышлар астында Мәскәүдә «Урмай моңы» фестиваленең йомгаклау концерты узды.

«Урман моңы» фестиваленә нигез биргән, Чуашстаннның Урмай авылында барлыкка килгән «Мишәрләр» ансамбле белән мәскәүләр таныш инде. Узган ел алар гәҗәеп җырлары, матур биюләре, милли костюмнары белән халыкны таң калдырып, үзләренең талантларын күрсәтеп киткән иделәр. Шуңа күрәдер дә 24 февральдә Мәскәүнең мәдәният үзәгендә узган 21нче «Урмай моңы» фестивленең йомгаклау концертына тамашачы да бик күп килгән иде.
Мәскәүнең «Айкай» төркеме дә «Урмай моңы» фестивале лауреаты. Алар быел кунак буларак катнашты. Узган ел «Урмай моңы» фестиваленең йомгаклау, 20нче юбилей концертын Казанда уздырган булсалар, быел бөтен Русиядән җыелган 70тән артык үзешчән артист мәскәүләр каршында чыгышы ясады. Фестивальдә Русиянең 12 төбәгеннән яшь артистлар катнашты.

Чуашстан, Татарстан, Башкортстаннан берничә чыгыш булса, калган төбәкләрдән берәр генә бию, йә булмаса җыр яңгырады. Фестивальдә аерым җырчылар белән бергә күп санлы биючеләре булган ансамбльләр дә үз һөнәрләрен күрсәтте.

Фестиваль турында аның җитәкчесе, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитет әгьзәсе Фәрит Гыйматдинов
фестивалне ничек уздырулары, төбәк талантларын ничек сайлаулары хакында сөйләп, эшнең башлангычын интернет аша эшләдек, диде. Барлык җыр язмаларын тикшергәннән соң 12 төбәк таланты Мәскәүдә йомгаклау концертында чыгыш ясау хокукы алган. Алар барысы бергә Урмайдан туры Мәскәүгә килмәгән, башта Чуашстан башкаласы Чабаксарда, аннан соң Түбән Новгородта чыгыш ясаган. Мәскәүдә алар концерт күрсәтеп кенә калмады, «Урмай моңы» фестивале Мәскәүнең милли мәдәни мөхтәрияте белән килешү дә имзалады. Ул килешүнең кирәклеге хакында Фәрит Гыйматдинов:

«Бу бик файдалы эш булды. Хәзер инде килешү нигезендә мәскәүләрне үзебездә кабул итә алачакбыз. Мәскәүгә килергә булса да, оештыру мәшәкатьләре алай ук авыр булмаячак", - диде. «Урмай моңы» халыкара фестивалендә Чуашстан мөфтие Альберт хәзрәт Борханов та катнашты һәм халык алдында ул: «Безнең татар халкы һәрвакытта динле дә, моңлы да булган. Без Чуашстанда барлык эшләрне дә дини идарә, милли мәдәни мөхтәрият бергәләп эшлибез. Шуңа күрә эшебез уңышлы чыга», - диде.
Фестивальнең уңышларыннан тамашачылар да бик канәгать калды.
Шулай итеп, Чуашстан республикасының Урмай авылында 21 ел элек барлыкка килгән «Урмай моңы» фестивале мәскәүләрне үзенең 21нче фестиваль йомгаклары белән таныштырып, 22нче фестивальнең юл башы алуын да игълан итте.
XS
SM
MD
LG