Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит": Ришвәтчелек белән көрәш бара. Булдырабызмы?


 "Безнең гәҗит"нең соңгы саны
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

“Безнең гәзит” 8 санында укучыларын яңа сәхифәнең чыга башлавы белән сөендерә. Аның беренче чыгарылышы коррупциягә багышлана.

Анда бөтен Русия буйлап рәсми саннар китерелә. “Ялган документ ярдәмендә 15 триллионнан артык сум акча күләгәгә күчерелгән. Узган ел 9,7 триллион сум акча үзләштерелгән, 519 банк ышанычсыз исемлегенә кергән. Соңгы 5 елда төрле бюджетлардан алынган 9,6 триллионнан 57,5 миллиарды урланган. Һәр өченче зат бюджет акчасын күләгәле секторда күчерүдә катнашкан. Бу рәсми ачыкланган саннар гына. Тикшерүчеләр белми калганы берничә тапкыр күбрәк, дип саный экспертлар. Алар бу мәсьәләне юридик яссылыкта гына хәл итү мөмкин түгел,” - дип яза “Безнең гәҗит”.

Шушы ук гәзиттә, ришвәтчелек мәсьәләсенә үз карашын базарда ит сатучы бер кеше белдерә. Ул анда болай ди: “Ришвәт ул караклык белән бер. Кешене аның өчен үтә катгый канун нигезендә хөкем итәргә кирәк. Бүген базарда бәяләр махсус күпертелә. Мин, мәсәлән, бәяне үз белдегем белән киметә алмыйм. Моңа мөмкинлегем дә юк. Санитар хезмәткә, башкасына түлим, барлык документларымны тәртипкә китерү өчен генә дә шактый вакыт китә.Әле базарның рәсми, рәсми булмаган хуҗалары бар. Кыскасы, салым инспекциясенә билгеле булмаган күпме акча әйләнә базарда. Шул чыгымнарны каплау өчен, мин үзем салымнан качам... Коррупцияне Русиядә бетерү мөмкин түгел, дип саныйм”, - дип белдерә сөйләшүдә катнашучы сатучы.

“Безнең Гәҗит” үз битләрендә күңелле вакыйгаларга да урын бирә. Илфат Файзрахманов үзе язган "Тәүбә" әсәренең беренче тапкыр гастрольгә чыгуы, аның Арча һәм Кукмара районнарында күрсәтелүе турында тәфсилле мәкалә язган. Әлмәт театры артистлары төркеме авыллар буйлап йөреп чыккан, бик күп кешегә пьесаны күрсәтә алган. Шушы әсәр белән театр якын көннәрдә Оренбур, Самара якларында гастрольләргә чыгарга уйлый икән. Ул анда 19-22 март көннәрендә булачак.

“Безнең Гәҗит”нең “Ахырзаман галәмәтләре” дигән сәхифәсендә Мәдинә Олегҗан исемле авторның телефон аша, смслар юллап танышулар турында кызыклы мәкаләсе басылган. Анда ул танышларының шулай танышу турында смслар юллап, өйләнешеп, аерылышып, яңадан яңа кияүләр табулары турында яза.

Андый уеннарда уйнаучыларны нигездә бер генә әйбер кызыксындыра, ул да булса – җенси мөнәсәбәтләр. Бу смс-танышулар белән 16 яшьлек яшьүсмерләр дә, балалы хатыннар да, 40 яшьтәге ир-атлар һәм аннан олыраклар да мавыга икән. Автор берничәсе белән тормышта да очрашып караган, әмма берсеннән дә “уңмаган”. Шул ук автор, Мәдинә Олегҗан язганча, араларында бик сирәк булса да сөйгән ярын табучылар да булган.
XS
SM
MD
LG