Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобел тынычлык бүләгенә 197 намзәт дәгъва итә


Норвегиянең Нобел комитеты башлыгы Гайр Лундештат 2008 елгы Нобел тынычлык бүләгенә 197 намзәт дәгъва итә дип белдерде.
Бу намзәтләр иң күп булган 2005 елгыдан 2-гә генә кимрәк. Ул чакта 199 намзәт булган иде.
Нобел комитеты намзәтләр исемлеген сер итеп тота. Шулай да быел алар арасында Финляндиянең элекке президенты Мартти Аһтисаари, Германиянең элекке канцлеры Һельмут Коль һәм Куба диссиденты Освальдо Пая булуы мәгълүм.
Җиңүче 10-нчы октябрьдә игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG