Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экс-сенатор — җинаятьче


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевка якын көннәрдә гаепләү белдереләчәк.

Аны Русия прокуратурасының тикшерү бүлеге белдерәчәк. Гаепләү шактый сенсацияле булыр дип көтелә. Анда аңа 11 кешене үтертүдә гаепләнү (шуларның 7се үтертелгән, 4есе барып чыкмау сәбәпле һөҗүм буларак кына бәяләнә), ике теракт оештыруда, басмаханә яндыртуда һәм иминлек хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнә.

Терактларның берсе — Уфада джип машинасы шартлатылу, икенчесе шартлаткыч куелган хәлдә аны милиция зарарсызландыру вакыйгасы. Ә инде басмаханәгә килгәндә, сүз Чиләбе өлкәсендәге Златоуст шәһәре басмаханәсе турында бара. 2003нче елда узган Башкортстан Президенты сайлаулары компаниясендә ул басмаханәдә янгын булган иде. Моны Златоуст басмаханәсенең Мортаза Рәхимов көндәше Сергей Веремеенко гәзитләрен басу белән аңлаттылар. Экс-сенаторга, шулай, гаепләү шактый каты булыр кебек.
XS
SM
MD
LG