Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдан җибәрелгән телеграммага Путиннан җавап килде


Милли компонентларны бетерү уңаеннан Путинга җибәрелгән телеграмма, аңа булган җавап хакында Айдар Хәлим сөйли.

Айдар Хәлимнең президент Путинга юллаган телеграммасы
Аның эчтәлеге озын түгел:
“Русия халыклары Русиянең мәсхәрәле компоненты түгел, ә аны тудыручылар. Дәүләт Думасына сайлауга бер көн кала шушы үлеп баручы халыкларның телен бетерү (мәктәп програмнарында милли вә төбәк компонентын бетерү - "Азатлык" искәрмәсе) турындагы фәрманга кул куеп, Сез үзегезгә һәйкәл куйдыгыз. Дөнья җәмәгатьчелеге моны онытмас. Бу фәрманнны гамәлдән чыгарсагыз иде.”
Әлеге телеграмма президент Путин кулына барып ирештеме икән, моңа өмет бар идеме? Айдар Хәлимнең җавабы:
“Президент кулына барып җитмәгәндер, дип уйлыйм. Әмма кем белә - бу җаваплы көннәрдә аның барып ирешүе дә ихтимал. Чөнки бу бик көтелмәгән фәрман булды. Русия тарихы Петр патша, Сталин исеме белән бәйле. Бу фәрман халыкны аптырашта калдырды һәм минем телеграмманың президентка барып җитүе дә мөмкин.”
Мәскәү Кремленнән, президент администрациясеннән Айдар Хәлимнең хатына җавап:
“Сезнең Русия президентына мөрәҗәгатегез кабул ителде һәм игьтибарга алынды”, диелә хатта.
“Әлеге фәрман татар, чуаш, башкорт һ.б. халыкларның үзәгенә төшәчәк. Димәк, Дәүләт Думасының, булачак президентның бу фәрманны гамәлдән чыгарулары ихтимал", - диде Айдар Хәлим.
Язучы Айдар Хәлимгә президент администрациясеннән җибәрелгән җавап хаты Чаллыга 12 февральдә килгән. Аны язучының почта тартмасына салып киткәннәр. Һәм ул анда 2 атна чамасы ачык тартмада яткан. Чөнки А.Хәлим үзе бу вакытларда Башкортстанда иҗат сәфәрендә булган.

Гаҗәбе шунда, ишекләре ватык булган почта тармасындагы газета-журналлар, хатлар санаулы сәгать эчендә юкка чыга, чөнки Чаллыдагы почта тартмаларының 70-80% ватык, җимерек,ә бу хатка тиюче булмаган.
XS
SM
MD
LG