Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәләрендә азаплау: хокукчы Пономарев эше


Хокук яклаучы Лев Пономарев
Хокук яклаучы Лев Пономарев

Русия төрмәләренә бәйле яңа җанҗал көчәя бара. Русия ОМОНының Свердлау өлкәсендәге бер төрмәдә вәхшилекләр кылуын дәлилләүче видеоязма интернеттагы YouTube сәхифәсендә тора.

Берничә көн интернетта торганнан соң ябылган бу видео яңадан киң җәмәгатчелеккә ачылды. Тик хәзер аны карау өчен YouTube-та теркәлү һәм яшеңне раслау зарур.

Preventative Actions in Yekaterinaburg Prison Camp дип исемләнгән ул видеода тоткыннарны каты кыйнаулар күрсәтелә.

Бу видео 2006 елда Екатеринбург төрмәсендә төшерелгән диелә.

Русиядә исә бу видеоны киң җәмәгатчелеккә чыгаруга зур өлеш керткән, төрмәләрдәге азаплаулар турында язучы хокук яклаучы Лев Пономаревка каршы тикшерү эше ачылды.

Пономарев торган җиреннән китмәү турында кәгазь имзаларга мәҗбүр ителде. Моның өчен Пономаревның күптәнге бер мәкаләсе сәбәп итеп алынган. Мәхкамә Пономаревның төрмәләрдәге азаплаулар турындагы мәкаләсе Хөкем карарларын үтәү федераль хезмәте башлыгы Юрий Калининның абруена тап төшерә дигән карар чыгарган.

Сүз Пономаревның 2006 елда Regnum.ru сәхифәсендә басылган "Калинин чорында Русиядә 40 азаплау зонасы барлыкка килде" исемле мәкаләсе турында бара.

Ул мәкаләдә Пономарев Калининны төрмәләрдә садизм системасын кертүче дип атый.
XS
SM
MD
LG