Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең сайлау башлыгы Көнбатыш тәнкыйтен кире кага


Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров президент сайлау алдыннан көнбатышның тәнкыйтен кире кагып бу "халыкара сәясәтнең бер өлеше", "Русия Федерациясенә каршы юнәлдерелгән гамәлләрнең бер өлеше," - дип белдерде.
Чуров кайбер күзәтүчеләр Русиягә алдан әзерләнгән нәтиҗәләр һәм фикерләр белән килә диде.
Көнбатыш күзәтүчеләре һәм хокук яклаучылар сайлау кампаниясе бары тик президент Путин фатихасын алган Дмитрий Медведевка гына өстенлек биреп алып барыла диләр.
XS
SM
MD
LG