Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауга кыстау: тавыш биргәч төнге клубка!


Фикер белешү нәтиҗәләре Русиядә халыкның сайлауга бик битараф булып калуын күрсәтә. Хакимиятләр халыкны тавыш бирүгә китерү өчен яңа юллар, яңа ысуллар эзли.


Чабаксарда сайлау көнендә яшьләр өчен "Мин – party сайлым" дип исемләнгән чара үтәчәк. Шәһәр мэриясе хәбәр итүенчә, тавыш бирергә килгән яшьләргә төнге клубларга билетлар әзерләнә. Төнге күңел ачу белән кызыксынмаган сайлаучылар өчен исә Чабаксар паркларында тимераяк, чангы шуу, ял итү кебек чаралар тәкъдим ителә. Шәһәрдә төшереләчәк тарихи фильм өчен актерларны да сайлауга килүчеләр арасыннан сайлап алачаклар.

Ә менә Башкортстанда хатын-кыз эшкуарлар шурасы рәисе Алла Кузьмина “Шәфкатьлелек” дигән чара оештыруларын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлауга килүчеләргә “Рәхмәт хаты" тапшырылачак. Шуның белән кибетләрдән ташламага азык-төлек алып булачак, кино карау, хәтта рестораннарда да ашап чыгу да мөмкин икән.

Эшкуар хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Алла Кузьмина, сайлаучы санына карап Башкортстанда шундый 2,8 млн. купон әзерләнүен әйтте. Аның сүзләренчә, чираттагы акциядә республикадагы 50дән артык ширкәт катнашу теләген белдергән. "Пятерочка" кибетләре челтәре идарәчесе Сергей Коцаба мондый чараның файдалы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, узган сайлау көнендә (декабрьдә Дума сайланганда) кибетләрдә сатып алучылар гадәти көннәрдән 30% күбрәк булган.

Азатлык радиосы сораштыруы

“Азатлык” хәбәрчесе Уфа урамнарына чыгып, сайлауларга бәйле сорашу үткәрде. Уфалылар сайлауга барамы һәм алар “Рәхмәт хаты” дигән ташламалы купоннар хакында ишеткәнме? Утызга якын кешенең фикерен сорашуда төрледән-төрле җаваплар алынды.

- Мин һайлаузарга барам. Купондар тураһында ла беләм. Ул хакта радио менә телевидение гел һөйләп тора бит. Файзалы тип уйлайым был эште. Барыбер кибеткә керәһең бит инде. Ташламалар менән булгас файзалы, әлбиттә.

- Мин сайлауларга йөрмим. Ул бит алдашу, бер уен гына. Анда барысы да алдан билгеле. Халыкның да сәяси активлыгы түбән. Скидкалы купоннар бирүләре дә шуңа уйлап чыгарылган нәрсә генә. Сайлаучыларны тавыш бирергә китерү өчен генә. Мине купоннар белән генә кызыктырып булмый.

- Дөресен генә әйткәндә, элегрәк мин сайлауларга йөрми идем. Әле менә соңгы 2-3 сайлауга бардым. Һаман да яхшыга өметләнәсе килә бит инде. Купоннар турында беләм. Элек тә безнең әти-әниләр сайлауга барганда очсызракка әйбер ала иде бит. Соңгы елларда ул беткән иде. Хәзер менә шуңа охшаш яңалык килеп чыкты. Бигрәк тә пенсионерларга әйбәттер инде ул.

- Мин сайлауларга барам. Элекке совет тәрбиясе алган кешеләр бит инде без, өлкән буын кешеләр. Яхшырак кешегә, үзеңнең күңел яткан кешегә тавыш бирергә дип барасың инде. Скидкалы купоннар турында да беләбез. Безгә пенсионерларга файдалы инде ул.

- Мин бу сайлауларга бармам дип торам. Анда бездән башка да кемне сайлаячаклары мәгълүм инде. Һәр гәзитне ачып каргыз әнә. Анда билгеле бер кандидат өчен халыкның күпмесе тавыш бирәчәге дә билгеле. Бер кешегә бирәсе тавышлар саны чүпрә кабаргандай кабара. Купоннар, ташламалар өләшүләре дә шул кызыктыру өчен генә.

XS
SM
MD
LG