Accessibility links

Нефть бәясе $103, евро $1.52 булды


Нефть бәясе беренче мәртәбә кыска вакытка гына 103 доллардан югары күтәрелде. Азия электрон базарында нефть бәясе моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрелеп алганнан соң мичкәсенә 102.8 долларга кадәр төште.
Бүген евро да долларга карата моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелеп 1 доллар 52 центка җитте.
АКШ икътисады үсешенең акырынаюы һәм хәтта төшенкелеккә таба баруы турында фикерләрнең көчәюе сәбәпле бу атнада американ долларының бәясе нык кына төште.
XS
SM
MD
LG