Accessibility links

Һэрри шаһзадә Әфганнан Британиягә кайта


Британ саклану министрлыгы Һэрри шаһзадәнең Әфганстандагы хәрби чараларда катнашуы киңкүләм мәгълүмәт чараларында хәбәр ителгәннән соң шаһзадә Әфганстаннан кичекмәстән чыгарылачак дип белдерде.
Көньяктагы Һелманд виләятендә 10 атна хәрби хезмәттә булган Һэрри Британиягә кайтарылачак.
Британ киңкүләм мәгълүмәт чаралары белән Һэрриның Әфганстандагы хезмәте турында хәбәр итмәү килешүе бу хәбәр интернеттагы бер американ сәхифәсенә эленгәннән соң гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG