Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Бигновка чираттагы аяк чалу


Башкортстанда бу якшәмбедә үтәчәк сайлауларга әзерлек барышында төрле хәлләр булып тора.

Оппозициядән Башкортстан Дәүләт Җыелышына сайланырга теләүчеләрнең кайберләрен намзәт итеп теркәмәделәр, ә кайберләрен теркәсәләр дә аларга сайлауалды эшләрен алып баруга төрлечә киртәләр кордылар.

Республиканың Берләшкән оппозициясе җитәкчесе, танылган эшкуар Рамил Бигновка чираттагы аяк чалу булды. Башта аны намзәт итеп теркәмәү омтылышлары булган иде. Шулай да мәхкәмә аша барыбер үз морадына иреште һәм теркәлде ул. Әмма кыенлыклар шуның белән генә бетмәгән булып чыкты. Аның сайлауалды агитациясенә комачаулык итеп тордылар, ул нәшер иткән гәзитләрне таратырга ирек бирмичә, аның ярдәмчеләрен милиция хезмәткәрләре тоткарлады. Бу атнада, аның сайлауалды штабына кереп, гәзитләрне мәхкәмә приставлары да алып чыгып китте.

Ахыр чиктә Рамил Бигновка Башкортстан дәүләт телевидениесендә үзенә тиешле вакытта сайлауалды чыгышын ясауны да тыйдылар. Әмма бу каршылык өчен Рамил Бигнов телевидение өстеннән Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаять бирде. Югары мәхкәмә атнакич көнне Бигнов әфәнде файдасына карар чыгарган. Әмма телевидение хуҗалары Югары мәхкәмә карарын да санламый, ди Рамил Бигнов.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов 2 мартта Башкортстан дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутат булып сайлану тырышлыкларын дәвам итә. Җомга көнне 24 сәгатькә кадәр Башкортстан телевидениесендә үзенең сайлауалды чыгышын күрсәтү өчен соңгы минуткача көрәш алып барачагын әйтте ул.
XS
SM
MD
LG