Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ шаһзадәсе Әфганнан Лондонга кайтты


Лондон - Әфганстанның көньягындагы Һелманд виләятендә 10 атна хәрби хезмәттә булган Һэрри Британиягә кайтты.
Патшабикәнең 23 яшьлек оныгы Һэрри декабрь аенда хәрби хезмәткә киткән иде. Мәгълүмат чаралары белән бу хәбәрне таратмау турында килешү төзелде. Әмма бу атнада шаһзадәнең Әфганстан булуы турында хәбәр чыккач, аны иминлек сәбәпләреннән кайтару турында карар кабул ителде.
XS
SM
MD
LG