Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда гадәттән тыш хәл


Әрмәнстанның гамәлдәге президенты Роберт Кочарян, оппозициянең урам җыеннары дәвам итү сәбәпле башкалада гадәттән тыш хәл кертү турында фәрман чыгарды.

Шушы гамәлен президент дәүләт вә халык иминлегенә куркыныч янау белән аңлата. Гадәттән тыш хәл башкала Ереванга гына җәелә, ул гамәлдә 1нче марттан 20нче мартка кадәр булачак. Аны кертүгә китергән сәбәпләрне бетерү Әрмәнстан полициясенә һәм саклану министрлыгына йөкләнә, диелә президент Кочарян фәрманында.

Шимбә иртән әрмән полициясе оппозициянең Ереванда инде берничә көн туктаусыз барган җыенын куып тараткан иде. Шуңа да карамастан елекке президент Левон Тер-Петросян җитәкчелегендәге оппозиция сайлау нәтиҗәләренә каршы көрәшен туктатмаячагын белдерә.
XS
SM
MD
LG