Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай “бер бала” сәясәтен үзгәртү хакында уйлана


Пекин – Кытайның соңгы 30 елда алып барган “бер гаилә - бер бала” дигән сәясәте халык санын киметү эшенә үз өлешен кертте, һәм хәзер аны инде үзгәртергә дә мөмкин. Бу хакта Кытай парламенты өчен төзелгән махсус киңәшче хәят вәкиле Ву Җианмин белдерде.

Әле 70нче елларда ук гамәлгә куелган шушы сәясәт “бик яхшы нәтиҗәләргә китерде”, диде Ву. Аның сүзләренә караганда, аннан башка Кытайда бүген 400 миллионга күбрәк кеше яшәр иде.

Шушы сәясәт нигезендә шәһәрдә яшәүче гаиләгә - бер, ә авылдагысына – иң күбе 2 бала табу рөхсәт ителеп килә.
XS
SM
MD
LG