Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауда Самар өлкәсе буенча беренче нәтиҗәләр


Самар өлкәсендә 3 мартта иртәнге сәгать өчкә бюллетеннәрнең 90%-ы эшкәртелгән иде.

Шул мәгълуматләр буенча, сайлау учыстокларына исемлектәге халыкның 60%-ы сайлауларга килгән. Тавышлар түбәндәгечә бүленгән:

Д. Медведев – 64%;
Г. Зюганов – 23%;
В. Жириновский – 11%;
А. Богданов – 1%.

Тольяттида ике сайлауны бергә оештырдылар. Автоград халкы Русия президенты белән бергә шәһәр мэрын да сайладылар. Әлегә мэр кәнәфиенә иң күп тавышны АвтоВАЗның Баш инженеры Анатолий Пушков җыйды. Аны яклап сайлаучыларның 70%-ы тавыш биргәннәр.
XS
SM
MD
LG