Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән оппозициясе депутаты тоткарланган


Ереван - Әрмәнстанда якшәмбегә каршы төндә оппозициянең урам җыеннарында катнашуда шикләнелгән депутат Мясник Малхасян тоткарланган. Полиция аңа "дәүләт хакимиятен үз кулына алуда" гаепләү белдерергә мөмкин.

Баш прокуратура мәгълүматларына караганда, ял көннәре Ереванда 50ләп кеше кулга алынган. Оппозиция юлбашчысы Левон Тер-Петросян тарафдарлары белән булган бәрелешләрдә 1 полиция хезмәткәре һәм гади халыктан 7 кеше һәлак булган.

20 мартка кадәр Ереванда гадәттәнтыш вазгыять игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG