Сайлаулар барышында матбугат чаралары тарафыннан аларның гадел узуы кат-кат искә төшерелеп торса да, инде якшәмбе кич сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле булгач та, кайбер нәмзәтләр бу саннарга карата ризасызлык белдереп чыкты. Татарстан күрсәткечләренә караганда, биредә шулай ук күпчелек тавыш Медведевта, иң әз тавыш Богдановта. Күрәсең демократия дип җырлаган Богдановның әнисе татар булуы да, Татарстанлыларга тәэсир итмәгән, бу нәмзәт республикада күп тавыш җыя алмады. Аның Татастандагы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе, журналист Рәшит Әхмәтов узган сайлауларга мөнәсәбәт белдереп болай диде.
Республиканың авыл җирләрендә Медведевка 95% тавыш бирелүне искә алганда, сайлаулар демократия кысаларына сыймады әлбәттә. Безнең фирка 1,2% тавыш җыйды, Казан буенча исә бу сан 2,4 булды, кайбер районнарда хәтта 4-6% тавыш та күзәтелде. Казан буенча сайлауларга килүчеләрнең саны чынлыкта 40% кына тәшкил итә. Игълан ителде 80% халык тавыш бирде дип, димәк тавышларның яртысы хакимият ресурслары тарафыннан тутырылган. Нәтиҗәләргә килгәндә, минемчә коммунистларга тимәгәннәр, ЛДПР һәм демократик фирка тавышларын якынча икеләтә киметкәннәр. Медведев белән Богдановның сәяси карашлары бик якын. Әмма Богдановка танылу җитмәде. Әлеге нәмзәт бер ара үзен таныту өчен актив чаралар үткәрә башлаган иде, әмма Мәскәү моны тиз генә туктатты. Чөнки февраль урталарында социологлар Богдановка тавыш бирүчеләрнең саны күбәюе турында әйткән иде. Богданов үзе сайлау нәтиҗәләреннән канәгать, гәрчә без тавыш санын 5-6% булыр дип көткән идек.
Русия президенты сайлаулары нәтиҗәләре белән канәгатьме, юкмы дигәнгә сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның фикере мондый.
Сайлауның нәтиҗәләре белән үземне канәгать дип әйтә алмыйм. Кемнеңдер җиңелеп калуына да үкенмим. Төшеп калганнардан берсе дә президент булырлык түгелләр иде. Әмма җиңүчесендә дә минем шактый гына шигем бар. 21 февраль көнне Казанга килгәч тә, аңа кадәр Удмуртиядә булганда да, башкортостанда булганда да, Медведев бер генә мәртәбә дә Русиядәге милли республикалар проблемаларына кагылмады. Күрәсең шундый күрсәтмә бирелгәндер. Бу мине бик борчый. Ә Татарстанда аның булуы бигрәк тә сәер тоелды. Ул монда спорт белән генә чикләнде. Башка төбәкләрдә Медведев матбугат вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашса, Казанда алай булмады. Медведев Казанга килгәч аңа берничә сорау бирергә иде. Беренче чиратта бу мәгариф өлкәсендә милли компонентның бетерелүе. Менә бу канунны ул үзгәртергә әзерме. Икенче мәсьәлә - татар халкы 2002 елдан үзенең теленә үзе хуҗа түгел. Татар халкына әлифба сайларга тоя торган канун бар. Бу тарихи хурлык. Мондый дуамал канунны Явыз Иван да, Гитлер да кулланмаган хәтта. Менә шушы хурлык канунны алып атырга батырлыгын җитәрме дигән сорауны да бирәсе килә минем аңа.
Фәндәс Сафиуллин Медведевне охзак кына хурлагачтын, “үзегез сайлауларга бардыгызмы, кемгә тавыш бирдегез дигәнгә” ул болай җавап бирде.
Коммунистик фирка үзенең төп идеологиясе итеп хәзер православияне сайлап чыкты. Шуны язды да, китабы да бар, Зюгановны ничек сайлыйсың? Мин үзем элекке җаным буенча, гаделлек идеясенә бирелгән чын коммунист булса бәлки аны сайлар идем. Жириновскийның милләтләргә карата фикерләре билгеле инде. Богданов ул юк кандидат инде, аның бернинди шансы юк, Медведевка ышанычым юк әле, анысы да миңа өметсезрәк күренә. Менә шулай булгач кемне сайлыйсың инде, барып кайттым инде.
Әйтергә кирәк сайлаулар вакытында күбесенчә яшьләр фикере төп игътибарга алынды. Тикмәгә генә Дмитрий Медведев та, Андрей Богданов та үз праграммаларында бу катламга басым ясамаганнардыр. Сайлауларга карата яшьләрнең фикере нинди соң? Моны без сайлау вакытында күзәтүче булып эшләгән, “Гадел Русия” фиркасе вәкиле Ринат Хәбибуллиннан сорарга булдык.
Без тавышлар санаганда, безнең бүлектә инде, 3-5 саны буенча Зюгановның бюльлетеннары Медведев ягына эләкте. Бу ялгыш санау нәтиҗәсендә булды. Ләкин кайбер мондый очракларны ялгыш дип атап булмас иде. Алар артык күренми һәм күбесенчә инде авыл җирләрендә Медведев өчен шулай тавыш бирү очраклары булды.
Үзем кемне сайладым дигәндә, берәүне дә сайламадым. “Гадел Русия” фиркасе президентлыкка Медведевне тәкъдим итсә дә, нәмзәтләр арасында чын мәгънәсендә либераллар Гарри Каспаров, Борис Немцов, Михаил Касьянов кебек кешеләр булса мин могаен аларга тавыш биргән булыр идем, чөнки алар тәкъдим иткән программалары миңа күбрәк ошый. Ләкин аларны бу сайлауларга якын да китермәделәр.
Шәймиев белән Медведевнең дустана мөнәсәбәтен белеп матбугатта еш кына Медведев президент булса, Татарстан моннан отышта гына дигән фикерләр ишетергә туры килә. Татарстан җәмәгатьчелеге исә бу фикерне хупларга ашыйкмый.