Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Америкада киеренкелек арта


Эквадор Колумбия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатты. Венесуэла Колумбия дипломатларын илдән куды. 3 дәүләт чик буена гаскәр туплый.


Бүген төбәкәктәге иң зур халыкара оешма - Американ дәүләтләре оешмасы (АДО) Вашингтонда 3 илне хәрби низагтан саклап калу өчен сөйләшүләр башлый.

Шимбә көнне Колумбия хәрбиләре Эквадор чиген үтеп кереп гыйсъянчылар төркеме, Колумбия кораллы инкыйлаб көчләренә һөҗүм итте. Төркемдә икенче кеше саналган Пол Рэйес һөҗүмдә һәлак булды. Колумбия инкыйлаб көчләренә каршы инде 40 ел сугыш алып бара. Пол Рэйесның үлеме зур уңыш дип бәяләнде. Әмма аның Эквадор җирендә булган хәрби чара вакытында үтерелүе – ике якта да киеренкелек тудырды.

Дүшәмбе көнне Эквадор президенты Рафаэль Коррера, "мин Колумбия хөкүмәте белән араларны өзергә куштым, күрше дәүләтләрнең дәрәҗәсен, гаделлеген һәм мөстакыйллеген аяк астына салып таптаган хөкүмәт белән мөнәсәбәттә тору мөмкин түгел", - дип белдерде.

Колумбия үз гаепләүләрендә тагын да тирәнрәк кереп, сугышчыларда табылган компьютерларда Эквадор һәм Венесуэла хөкүмәтләренең кораллы инкыйлаб көчләре белән элемтәдә торулары турында мәгълүмат бар, дип белдерде.

Күптән түгер Венесуэла президенды Уго Чавез Колумбиянең кораллы инкыйлаб көчләрендә булган тотыкларны азат итәргә булышкан иде. Колумбия генералы Оскар Нараньхо сүзләренә караганда, чынбарлыкта Чавез хөкүмәте сугышчыларга моның өчен 300 миллион доллар түләгән булган. Бу мәгълүматне Колумбия Америка Штатлары Оешмасына тапшырырга әзер булуын белдерде.

Һәр ил үзенә булган гаепләүләрне кире кага. Венесуэла тышкы эшләр министры Николас Мадуро, "Венесуэла үзендәге Колумбия дипломатларын куып чыгара," дип белдерде.

Шушы хәлләр сугышка китерә ала дигән куркулар арта. Эквадор һәм Венесуэла хөкүмәтләре күптән инде АКШ яклы Колумбия хөкүмәтенә каршы булып килде. Уго Чавез, "без сугыш теләмибез, әмма Төньяк Америка империясе һәм аның курчак (Колумбия) президенты Урибе һәм Колумбия олигархиясенең монда килеп безне бүлүен һәм көчсезләндерүен теләмибез," диде.

XS
SM
MD
LG