Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция Косовоны таныды


Стокгольм – Швеция Косово бәйсезлеген тануын белдерде. Премьер-министр Фридрик Райнфелдт һәм тышкы эшләр министры Карл Билдт бу карарга килү авыр булды, җитди сөйләшүләр барды, дип белдерде. Билдт, Стокгольмның бу карарыннан соң Швеция илчесенең Сербиядән куылачагын фаразлады. Финляндия Косово бәйсезлеген тануын бу атнада игълан итәчәк, дип көтелә. Норвегия һәм Дания дә Косовоны таныячаклары турынды белдергән иде.

XS
SM
MD
LG