Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанда Медведев файдасына хәрәмләшү тикшерелә


Уфа – Республиканың Дәүлекан районында сайлау бүлекләренең берсендә 2 март президент сайлавы вакытында тартмаларга Дмитрий Медведев файдасына ялган тавыш бирү кәгазьләрен салу теркәлгән. Бу хакта Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте. Комиссия вәкиле, "кәгазьләр салынып өлгермәде, 100 бюллетень хокук саклаучыларга тапшырылды," – дип белдерде. Бу хәрәмләшүне коммунистлар фиркасе күзәтүчесе күргән. Тикшерү дәвам итә.



XS
SM
MD
LG